«Әкият» Татар дәүләт курчак театры гастрольләр белән Уфада!
2025 елның 10нчы апрельдән 13 нче апрельгә кадәр Уфада «Әкият» татар дәүләт курчак театрының күптән көтелгән гастрольләре узачак. Бу вакыйга Башкортстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен чын бүләк булачак.
“Әкият” театры Татарстаннан читтә үзенең якты куелышлары, уникаль курчаклар һәм кабатланмас атмосфера белән билгеле.
Гастрольләр кысаларында «Әкият» театры Уфа халкына үзенең иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк:
“Әлдермештән Әлмәндәр”. Авторы: Т.Миңнуллин. Моңсу комедия;
“Адәмнәр”. Авторы: Г. Ибраһимов. Драма;
“Аленький цветочек”: С.Аксаков, әкият;
“Золушка”: Е. Шварц, әкият.
“Кәрлә – мәктәп баласы”. Авторы: Т.Миңнуллин. Музыкаль әкият.
Үткәрү урыны: Башкорт дәүләт курчак театры, Проспект Октября урамы 156.
Барыгызны да Татар дәүләт курчак театры гастрольләренә чакырырбыз. Бу кызыклы куелышлар белән хозурлану, әкият һәм тылсым атмосферасында вакыт үткәрү өчен уникаль мөмкинлек. “Әкият” театры гастрольләре төрле яшьтәге тамашачылар өчен истә калырлык вакыйга булачак.
Чыганак: tatar-congress.org