«Әкият» татар дәүләт курчак театры спектакле «Курсак-фест» Уфа халыкара курчак театрлары фестиваленең гран-приена лаек булды.
«Фестиваль Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Без Чыңгыз Айтматов повесте буенча куелган «Анам кыры» (»Материнское поле») спектакле белән катнаштык», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
«Курсак-фест» Уфа халыкара курчак театрлары фестивале программасында Россия театрлары белән бергә Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан килгән коллективлар да бар иде.