tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлбир хәзрәт Крганов: «Татар телен саклап калу өчен мәктәп һәм гаилә потенциалын тулырак файдаланырга кирәк»
Әлбир хәзрәт Крганов: «Татар телен саклап калу өчен мәктәп һәм гаилә потенциалын тулырак файдаланырга кирәк»

Әлбир хәзрәт Крганов: «Татар телен саклап калу өчен мәктәп һәм гаилә потенциалын тулырак файдаланырга кирәк»

XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы дәвам итә.
Чираттагы чыгыш – Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Мөфти Әлбир хәзрәт Кргановтан булды.

– Татар халкының бердәм булуына, һәркемнең дә хәтердә саклавына туган телнең күңелдә булуы ярдәм итә. Статистика мәгълүматлары буенча бүгенге көндә татарлар милләт саны буенча Россиядә икенче урында тора. Татарларның чит илләрдәге диаспоралары белән дә хезмәттәшлекне үстерү мөһим. Телне саклау милли-мәдәни үзенчәлек белән дә тыгыз бәйләнгән. Татар телен белүчеләрнең саны кими баруы, авыл тормышының, әдәбиятның, мәдәниятнең кимеү беркемне дә битараф калдырмый. Шәһәрләрдә татар мохите кими, татар телен саклап калу өчен мәктәп һәм гаилә потенциалын тулырак файдаланырга кирәк, – диде Әлбир хәзрәт үз чыгышында.

Шулай ук ул Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Габделгаяз улы һәм конгресс эшчәнлегенә дә мактау сүзләре белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*