Бүген бер төркем татар язучылары журналист, язучы Тәүфикъ Әйдинең Биектау районы Әлдермеш авылында каберен зиярәт кылды.
Чәчәкләр салуда Тәүфикъ Әйдинең улы — Айнур Әйделдинов һәм аның туганнары, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.
Туганнары Тәүфикъ Әдинең киткәненә әле дә ышанып булмавын әйтте. «Бүгенге көндә аның кебек энтузиастлар җитми», — диде алар һәм аның рухына дога кылдылар.
«Аның белән 1966 елда таныштык. Ул „Казан утлары“ журналында татарлар яшәгән барлык төбәкләрне барлап, журналның тиражын күтәрде. Аңа кадәр журнал 20-30 мең данә белән булса, ул эшләгән чорда „Казан утлары“ 60 мең тираж белән чыга башлады», — диде халык шагыйре Рәдиф Гаташ.
Шагыйрь Тәүфикъ Әйдинең китап укырга яратуын да искә алды. «Теге яки бу китапны таба алмасам, аның янына бара идем. Гагауз, Кырым татарлары, Себер, Әстерхан татарлары, Кытай, Төркия, Румыния, Германия татарлары турында зур мәкаләләр язып кинәттән калкып чыкты. Бөтен дөнья татарларының илчесе сыйфатында иде», — диде ул.
Зиратка Татар язучыларыннан Ркаил Зәйдулла, Разил Вәлиев, Вахит Имамов, Газинур Морат, Рәдиф Гаташ, Марсель Галиев, Рөстәм Галиуллин, академик-галим Индус Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе киңәшчесе Ринат Закиров та барды.
Тәүфыйкъ Әйди (Әйделдинов Тәүфыйкъ Рамазан улы) 1941 елның 1 маенда Мәскәү өлкәсе Шатурин районында туа. Язучының бала һәм үсмер чагы Татарстанның Апас районы һәм Омск өлкәсенең Азов районында уза. Татарстанда ул 7 ел татар, Себердә исә казах телендә белем ала. Алабугада китапханәче һөнәрен алганнан соң, Апас районына эшкә кайта.
1967 елдан «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» (хәзер «Сабантуй») газетасында аның балалар өчен язган әсәрләре басыла башлый. Озак еллар буе Тәүфыйкъ Әйди «Казан утлары» журналының проза бүлеген җитәкли.
Китаплары: «Кайда да кадерле», «Иблискә ришвәт», «Елан угы», «Заман һәм шәхесләр», «Оҗмах утравы», «Йөртә безне язмышлар», «Аһ, туган каумем газиз», «Кардәшләр кочагында», «Ягымлы моңнар». Тәүфыйкъ Әйди 2001 елның 2 апрелендә вафат була.
Зилә Мөбәрәкшина