Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгын билгеләп узачак. Бөек Җиңүгә үз өлешен керткән батыр милләттәшләребез шактый күп. Шушы исемлектә талантлы мөгаллим, язучы Әхмәт Рафиков лаеклы үз урынын алып тора. Милләттәшебез 1973 елдан Чиләбедә яши. Быел ветераныбызга 104 яшь тула.
Әхмәт Мәхмут улы Рафиков 1916 елның 5 декаберендә элеккеге Казан губерниясе Спасс өязе Иске Камка авылында (хәзерге Әлки районы) укытучы гаиләсендә туа. Ул 1921 елгы ачлык афәтен, колхозлаштыру, кулакларны сөрү һәм авыр сугыш афәтләрен кичергән кеше. Әхмәт ага 1940 елда Алабуга мәдәният техникумын тәмамлагач, Биләр районы Югары Татар Майнасы (хәзер әлеге авыл Татарстан Республикасының Алексеевск районы составында) сигезьеллык мәктәбендә тарих, география фәннәрен укыта башлый. Шуннан сугышка китә. Ул 323нче Брянский укчы дивизиясендә башта телефонист,соңрак дивизия штабының атлы фельдъегере булып сугыша. Карачев, Брянск, Гомель шәһәрләрен алуда, Белоруссия, Польша җирләрен азат итүдә катнаша. Яраланып госпитальдә ятып чыкканнан соң 60нчы укчы дивизия төркемендә Берлинны штурмлауда катнаша. Берлин урамнарының берсендә авыр яраланып җиде ай госпитальдә ята. Сугыштан соң ул Югары Майна мәктәбендә укытучы хезмәтен дәвам итә. 1952 елда аны Биләр райкомының пропаганда бүлегенә күчерәләр. Шулай ук ул районда чыга торган “Стахановчы тавышы” дигән газетаның редакциясендә дә эшли.
Әхмәт Рафиков: “Беренче дәрәҗә Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары, “Сугыштагы батырлыклары өчен”, “Хәрби хезмәтләре өчен”, “Белоруссияне азат иткән өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Соңгы елларда Россия тынычлык фондының Алтын медаленә лаек булды.
Әхмәт Рафиков беренче шигырьләрен 1936-37 елларда яза, ә инде Алабугада укыган вакытында ул шактый активлашып китә, үзен чәчмә әсәрләр язуда да сынап карый. Бүген укучыларыбыз игътибарына аның “Бергә сабан сөреп йөргән идек” шигырен тәкъдим итәбез.
БЕРГӘ САБАН СӨРЕП ЙӨРГӘН ИДЕК…
Ватан сугышында һәләк булган яшьтәшләрем:
Гата, Рәфгать, Габтулла, Мидхәт, Әүхәтләр,
истәлегенә.Таңга кадәр урам буйлап йөрим,
Уйланудан күңел күшеккән.
Томан төшкән Чирмешән буеннан,
Бер трактор тавышын ишетәм.Уйга калып шул тавышны тыңлыйм,
Хәтер кайта ерак елларга.
Әле кайчан гына җиде малай,
Сабан сөргән идек кырларда.Пар ат җигеп Лушнов сабанына,
Кигәвенле эссе челләдә,
Елар хәлгә килә идек, мәгәр,
Атлар чәбәләнгән мәлләрдә.Тик, шулай да кызык иде безгә,
Күңеллиде бергә эшләргә.
Иртән җыр тараткан тургайларның,
Көннәр буе безнең түбәдә,
Сары чәчәк баскан кыр өстендә,
Безне озатып, җырлап йөргәндә.Кызык иде…
Чалкан ятып җиргә
Хыяллана идек, тырмада.
Күрше авлга килгән “Фордзоннарның” берсе
Килер диеп безнең кырга да.Бергә сабан сөреп йөргән идек,
Хуҗа булып шушы кырларга.
Төн тынлыгын бозып, шау-гөр килеп,
План корып туар елларга.Хыялландык игенче булырга,
Кемдер ат караучы, көтүче.
Күбебезнең хыялында булды,
“Фордаон” тракторын йөртүче.Хәзер инде “Фордаоннар” юк күптән.
Без белмәгән күпме машина.
“ДТ”, “Белоруслар”, комбаеннар,
Килде кайсыбызның башына?Хыялландык…
Ә бит ул вакытлар,
Кайтмас булып, үтеп киткәннәр.
Әй, бер генә сөйләшәсе иде,
Булсын иде…
Булсын иде бар да исәннәр.Чирмешән буйларын әйлэнгэлим,
Кайткан кебек яшлек чагыма,
Чишмә тауларына менеп басып,
Карап торам тирә ягыма.Камыш баскан шул ук кәкере күл,
Шул Чирмешән, шул ук үзәннәр.
Тик атлар юк. Машиналар эшли.
Кордашлар юк -–эшли бүтәннәр.Эшли яшьләр…
Минем яшьтәшләрнең,
Оныклары, сабан-тырмада.
Алар дәвам итә безнең эшне,
Алар хуҗа хәзер кырларга.Бергә сабан сөреп йөргән идек,
Сез юк хәзер, күңел сызлана.
(И күңелсез икән болай йөрү,
Яшьтәшләрсез калып дөньяда).Болыннарны урап кайтам ялгыз,
Урамнар буш, сезсез күңелсез.
Сез шул инде күптән гүр иясе,
Минем сагынуны белмисез…Беләм:
Дошман белән тиңсез сугышларда,
Батырларча сугышып үлгәнсез.
Тик шулай да әле исән булып,
Төшләремә килеп керәсез.Күңел китек, сезсез,
Тормыш китек…
Юк, сез түгел моңа гаепле.
Сугыш, каһәр суккан, шулай итте,
Бары сугыш кына гаепле.Нигә инде сугыш шулай иткән?
Нигә сугыш шулай эшләгән?
Мине читләп үткән, үлем,
Сезне,
Сезне нигә читләп үтмәгән?Кичен урамнарга чыккан чакта,
Авыл көен сузам гармунда.
Як – ягыма карыйм сезне сагынып,
Авыр була миңа тагын да.Сез юк инде минем яшьти дуслар,
Мин бер үзем еллар түрендә.
Күпме туйлар, уйлар, эшләр калды,
Үкенечләр калды гомергә…Әй, бу дөнья фани икән дә бит,
Мәңгегә килми бит берәү дә.
Ул турыда тик без уйламыйбыз,
Бергә сабан сөреп йөргәндә.Әхмәт Рафиков