6 январь кичендә Иске Ярмәк мәдәният йортында «Яшьлегем моңнары» дип аталган ретро-концерт булып үтте.
Бу кичәдә 60-80 еллардагы танылган, халык яраткан иң популяр җырлар яңгырады. «Ретро җыр» — буыннан буынга күчеп килә торган мирас. Андый җырлардан торган концертлар күңелгә тынычлык бирә. Җырларның сүзләре, көе кешене тәрбияли.
Иске Ярмәк авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре исеменнән, тамашачылар исеменнән барлык катнашучыларыбызга һәм концертыбызны алып баручы Флюра ханым Хәлиуллинага зур рәхмәтләребезне белдерәсебез килә.
Чыганак: samtatnews.ru