Бүген Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Радик Кудояровның «Кара урман» фильмы ябык форматта күрсәтелде. Фильм каһарман шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов «Кара урман» фильмы турында фикерләрен әйтте.
«Радик Кудояров бик кызыклы, тирән мәгънәле һәм караганнан соң да шактый вакыт уйландыра торган фильм иҗат иткән. Муса Җәлил безнең өчен милләт каһарманы. Фильм нәрсә ул яшәү мәгънәсе, үлем, гаилә, кеше үзеннән соң ни калдыра дигән сораулар турында уйландыра. Бәхәссез, фәлсәфә бик көчле. Бөтен сорауга җавап булыр дип көткән кеше өчен фильм авыр. Бүген карап чыктым да оныттым түгел, әле берничә көн дәвамында уйланачакмын, караган кешеләр белән фикерләшеп аласы да килер, чөнки символлар көчле», – дип сөйләде ул журналистларга.
Аның сүзләренчә, фильмда яңгыраган Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Иоганн Гете шигырьләре, «Кара урман», «Умырзая» җырлары тагын да уйландыра һәм битарафлыктан чыгара.
«Фильмның үзәгендә 1946 елдагы Нюрнберг процессы һәм аннан ике ел алдан җәлилчеләрнең җәзага тартылуы тора. Режиссер алар арасында тирән мәгънә, бәйлелек тапкан. Җинаятьчеләрнең ни рәвешле җинаятькә килүе, ә җәлилчеләрнең ни сәбәпле кыюлык, батырлык күрсәтүе, җанны дошманга сатуга караганда үлемне артык күрүнең сәбәбе нәрсәдә дигән сорауга җавап эзләтә», – диде ул.
«Кара урман» фильмын бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев карады.
Чыганак: tatar-inform.tatar