tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлфирә Чичулина: “Мондый мөһим чараларда катнашу мөмкинлеге өчен зур рәхмәт”
Әлфирә Чичулина: “Мондый мөһим чараларда катнашу мөмкинлеге өчен зур рәхмәт”

Әлфирә Чичулина: “Мондый мөһим чараларда катнашу мөмкинлеге өчен зур рәхмәт”

2025 елның 26 ​​- 28 февралендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясе регионнарындагы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре  җыенын үткәрде. Чара Россиянең 46 төбәгеннән 900 дән артык катнашучыны җыйды.

Иркутск өлкәсеннән Әлфирә Чичулина вакыйга турындагы тәэсирләре белән уртаклашты:

– Иң югары дәрәҗәдә оештырылган бизнес-форум. Татарстанның алдынгы хуҗалыклары белән танышкач, минем карашым үзгәрде, һәм миндә сорау туды: “Башкача яшәргә һәм эшләргә дә мөмкин?” Иркутск өлкәсе исеменнән, мондый мөһим чараларда катнашу мөмкинлеге өчен бик зур рәхмәтемне белдерәсем килә, – дип билгеләп үтте ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*