tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлфия Авзалова: Мин үлгәннән соң менә бу җырны җиренә җиткереп башкаручы булса, шулкадәр рәхмәтле булыр идем. Юк бит…»
Әлфия Авзалова: Мин үлгәннән соң менә бу җырны җиренә җиткереп башкаручы булса, шулкадәр рәхмәтле булыр идем. Юк бит…»

Әлфия Авзалова: Мин үлгәннән соң менә бу җырны җиренә җиткереп башкаручы булса, шулкадәр рәхмәтле булыр идем. Юк бит…»

Казанның Татар бистәсе зираты кичә олпатларны җыйды. Г.Тукай исемендәге филармониянең «Илһамият» клубы ветераннары, актанышлылар, җыр-моң сөючеләр Татарстанның халык артисты Әлфия апа кабере янында рухына дога кылды, җылы сүзләр белән искә алды.

Бакыйлыкка күчүенә өч ел булган, ләкин ул һаман да арабызда кебек. Чыгыш ясаган һәрбер кеше әнә шундый фикергә килде. Моның өчен иң беренче чиратта  җырчының кызлары – Әлфия белән Зөлфиягә рәхмәт әйттеләр.

Туксанынчы дистәсен тутырып килүче аяклы энциклопедия Эмиль Җәләлетдинов хәтер шәплеге белән сокландырды:

– Аннан да җор телле, аннан да талантлы артист башка юк. Ул һәрбер җырдан сәнгать әсәре ясый иде. Ә «Күккүк»не ул иң беренче мәртәбә Татар халык җыр һәм бию ансамбле белән берлектә башкарды.

Фердинанд Сәлахов исә сүзен һәркемгә шундый балалар телим дип башлады:

– Алар Әлфия апаны онытырга ирек бирмиләр, яхшы мәгънәдә тынгысызлар, активлар. Һәрбер җырчыга шундый  бәхет телим. Чөнки бу дөньяда котылып булмый торган ике нәрсә бар. Аның берсе – картлык, икенчесе – үлем. Әлфия апа үзе шулай дип әйтә иде. Без кабатланмас ике бөегебез – Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловалы халык булуыбыз белән бәхетле. Әлфия апа – табигый тавыш һәм табигый акыл иясе. Аның тавышындагы төсләрне, байлыкны әйтеп, аңлатып бирә торган түгел. Ул яшәгән заманда чит илләргә чыгу мөмкинлеге булса, Әлфия апа Тина Тернерлар белән бер рәттә булыр иде. Башкару алымнарын гына алыйк, ул аңа ничек ирешкән? Бу сорауларга җавап табу өчен киләчәктә фәнни хезмәтләр туарга тиеш. Бу – Әлфия апага түгел, безнең өчен кирәк. Әлфия апага исә безнең дога гына кирәк.

Филармония директоры Кадим Нуруллин җырчыны хикмәтле кеше дип атады:

– Бу аның туу, үлү даталарында да чагыла. 15 гыйнварда туган, 15 июньдә бакыйлыкка күчкән. Кабатланмас шәхес. Дөнья буйлап тамашачы тәрбияләгән шәхес. Аларның искә алулары рухына дога булып ирешсен.

Әлфия Авзалова«Картлык белән үлемнән котылып булмыйМин үлгәннән соң менә бу җырны җиренә җиткереп башкаручы булсашулкадәр рәхмәтле булыр идемЮк битҗырламыйлар»

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров та җырчыны җылы сүзләр белән искә алды:

– Яңа гына филармониядә эшләгән чакларны искә төшердем. Аның белән һәрбер күрешү вакыйгага әйләнә иде. Әйтәсен турыдан әйтә, кинә сакламый, бар булмышын җырга багышлап яшәгән кеше ул.

Әлфия Авзалова рухына Рамил хәзрәт Миңгәрәев дога кылдырды:

– Алланың рәхмәте белән Әлфия апабызны мөселман халкы өчен изге ай – Шәүвәл аенда дога кылачакбыз. Мөхәммәт пәйгамбәребезнең шундый хәдисе бар, анда «кеше дөньядан киткәч, аның өчен бөтен мәшәкатьләр, борчулар, бөтен нәрсә туктала. Үзеннән соң дога кылучы калдырган кешенең рухы шат, гүрләре нурлы булыр», диелгән. Әлфия апаны зурлап искә алучылар күп, рухы шат булыр, иншалла…

Халыкны ничек шулай яраттырып була? Бу сорауны Әлфия апага еш биргәннәр. Аның өчен үзең дә яратып, җиренә җиткереп эшләргә кирәк, дип әйтә торган булган җырчы. Әнә бит Кадим Нуруллинны, минем өченче улым, дип йөрткән. Артистлар арасында, гомумән «улым», «кызым»нары күп аның.

Әлфиясез өч елны барлаганда әнә шундый сүзләр әйтелде. Сүз уңаеннан, бу – үзизоляциядән чыгу чорында үткәрелгән беренче искә алу чарасы булды.

 

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*