tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлфия Айдарскаяның олы юбилеена – ихлас бүләк
Әлфия Айдарскаяның олы юбилеена – ихлас бүләк

Әлфия Айдарскаяның олы юбилеена – ихлас бүләк

Быел татар халкының сәнгать дөньясында зур вакыйга – Әлфия Айдарская үзенең 100 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтә. Әлфия Айдарская — иҗатында һәм тормышында татар мәдәниятенә зур өлеш керткән шәхес. Ул татар халкының беренче югары белемле режиссеры һәм актеры Газиз Айдарский белән танылган җырчы, композитор, татар операсының алтын фондына кергән Сара Садыйкованың бердәнбер кызы. Бу ике бөек шәхеснең иҗади мирасы Әлфия ханымда үзенчәлекле чагылыш тапкан.

100 яшьлек юбилее уңаеннан Әлфия Айдарскаяның тагын бер хыялы тормышка ашты. Сәяхәт итәргә теләк белдергән Әлфия ханымга эшмәкәр Марат Кәлимулин Казан – Самара маршруты буенча ике кешелек юллама бүләк итте. Бу истәлекле сәфәргә ул иртәгә кузгалачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*