2025 елның 26-28 февралендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар авыллары эшмәкәрләренең XIII Бөтенроссия җыенын уздырды. Чарадан алган тәэсирләре белән Чиләбе өлкәсеннән Әлфия Леонова уртаклашты. Алар ире Николай Леонов белән йөк ташу белән шөгыльләнәләр һәм җыенга яңа партнерлар эзләп килгәннәр.
– Әлеге искиткеч чараны оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә. Безгә төбәкләрдә мондый очрашулар бик кирәк. Тәҗрибә, мәгълүмат алмашу, тере аралашу һәм уңай хис-кичерешләр — болар барысы да бәһасез. Без мондый җыеннарда ешрак катнашырга һәм эш өчен яңа мөмкинлекләр табарга өметләнәбез, – диде Әлфия Леонова.