КФУ профессоры, Каюм Насыйри институты директоры, Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр фәнни белем бирү үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Әлфия Йосыпова XIX гасырда чыккан русча-татарча, татарча-русча сүзлекләр турында лекция сөйләде.
«XIX гасырда сүзлекләрнең күпчелек авторлары – христиан дине вәкилләре. Сүзлекләр төзү эше аларның миссионерлык эшчәнлеге белән бәйле. Мәсәлән, Александр Троянский, Николай Остроумов, Алексей Воскресенский – Казан руханилар академиясен тәмамлаган, алар Николай Ильминский җитәкчелегендә миссионерлык бүлегендә укый», – диде ул Казанның Гавәми урыннар бинасы янында оештырылган лекциядә.
Галим әйтүенчә, патша кушуы белән, Василий Татищев Россиядә яшәүче халыкларның сүзлекләрен төзи, анда рус теленә тәрҗемә ителгән татар сүзләре дә теркәлә. «Бу берничә максатны күз алдында тотып эшләнә. Россиянең көнчыгыш сәясәтен алып барыр өчен төрки телләрне белгән тәрҗемәчеләр кирәк була. Шуңа күрә Россиянең уку йортларында программада татар теле дәресләре кертелә. Балаларны, курсантларны татар теленә өйрәтә башлыйлар. Моның өчен татар сүзлекләре кирәк була», – дип аңлатты ул.
Әлфия Йосыпова басма сүзлекләрнең XIX гасыр башында чыга башлавын әйтте. «Беренче шундый сүзлекләрне Тубылның София соборында рухани булып эшләгән тюрколог Иосиф Гиганов төзи. Ул Тубыл халык училищесында татар теле укытучысы булып эшли. Милләте буенча татар түгел, ләкин татар телен өйрәнә. Бу вакытта Гиганов татар теленең иң яхшы белгече дип таныла. 1793 елда Тубыл халык училищесында программадан тыш татар теле укытыла башлый, ә 1799 елда татар мәктәбе ачыла», – диде ул.
«Тубыл якларында Себер татарлары яши, аларның сөйләме әдәби татар теленнән аерыла. Шуңа күрә Иосиф Гиганов җирле сөйләм телендә укыта. Үзенең тәҗрибәсеннән чыгып, баштан ул татар теле грамматикасын төзи. Аның белән генә чикләнеп калмыйча, кушымта буларак, сүзлекләр дә яза. Сүзлектә Себер татарлары диалекты сүзләре урын ала, шуңа күрә ул хезмәтен җирле муллалардан тикшертә», – диде галим.
1801 елда Гигановның «Слова коренные, нужнейшие к сведению для обучения татарскому языку, собранные в Тобольской главной школе учителем татарского языка, Софийского собора священником Иосифом Гигановым и Юртовскими муллами свидетельствованные» дигән сүзлеге чыга (1800 лексик берәмлек).
Александр Троянский төзегән русча-татарча сүзлекнең беренче томы (6500 сүз) 1833 елда, икенче томы (3400 сүз) 1835 елда Казан университетында басылып чыга. Ул «Словарь татарского языка и некоторыхъ употребительныхъ въ немъ реченій арабскихъ и персидскихъ, собранный трудами и тщаніемъ учителя татарского языка въ Казанской семинаріи священника Александра Троянского и напечатанный съ дозволенія комиссіи духовныхъ училищь» дип атала.
Сүзлекләр төзи башлауның икенче максаты – Россиядә миссионерлык сәясәте. «Миссионерлар, татар телен өйрәнеп, татарлар арасында христиан динен пропагандалый. Филолог Николай Остроумов Тамбов өлкәсеннән килеп, Казан руханилар академиясендә дүрт ел дәвамында укып, татар телен өйрәнә. Ул татар телен шулкадәр яхшы дәрәҗәдә өйрәнә ки, аны хәтта дүртенче курстан соң ул шунда ук татар телен укытырга билгелиләр», – диде Әлфия Йосыпова.
1876 елда Остроумовның «Первый опыт словаря народно-татарского языка по выговору крещенных татар Казанской губернии» дигән сүзлеге басылып чыга. Икенче «Татарско-русский словарь» дигән сүзлеге 1892 елда чыга. «Сүзлекләрдә автор экспедициядә җыйган материалларны кертә. Ул вакытта миссионерлар: «Татар әдәби теле ул – Казан губернасында яшәгән керәшеннәрнең сөйләме», – дип әйтә. Аларның сөйләмендә гарәп-фарсы телләреннән кергән алынмалар аз була. Бу сүзлекләрдә керәшеннәрнең сөйләмендә генә кулланылган сүзләр очрый. Халык авыз иҗаты үрнәкләре дә бар», – ди ул.
1894 елда Алексей Воскресенскийның «Русско-татарский словарь с предисловием о произношении и этимологических изменениях татарских слов А.Воскресенского» дигән сүзлеге дөнья күрә. Бу – Ильминский, Остроумов һәм Воскресенскийның уртак хезмәте. Биредә лингвистик материал нигезендә рус сүзләренең татар телендә аңлатмасы тәкъдим ителә. Воскресенский тумышы белән Украинадан, әтисе – рухани. Казанда татар телен өйрәнә», – дип сөйләде галим.
Чыганак: tatar-inform