Бер көнне якташларым белән татар Әлифбасы “атасы” Сәләй Вәгыйзовның туган ягы – Самара өлкәсе Камышлы районына сәфәр чыктык. Үзе исән чагында Сәләй аганы бер-ике мәртәбә күргәнем булды, әмма, ни сәбәпледер, гәпләшеп утырмаганмын. Бу минем тарафтан олы мәгънәсезлек иде. Юлда барганда якташларым – дөньяда бердәнбер булган “Әлифба музее” директоры Дамир Таҗиев, “Казан Арты” музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов Сәләй ага турында сөйләгәндә, җир ярылса, җир тишегенә кереп китәргә әзер идем.
Татар мәгарифе тарихында әлеге шәхеснең үз урыны бар. Сәләй аганы “татар Әлифбасы атасы” дип атау, бер яктан, бик үк дөрес тә түгелдер. Чөнки аңа хәтле татарның алты Әлифбасы булган. Беренчесе – Иман шарты. Аннан соң Сәгыйть Хәлфин, Әхмәтһади Максуди (ике Әлифба), Мөхетдин Корбангалиев, Габбас Сәйфуллиннар Әлифба китаплары язалар. Сәләй Вәгыйзов Әлифбасы иң озын гомерле булганга, мин аны Әлифба атасына тиңләдем.
1965 елдан башлап татар баласы 50 ел буе нәкъ менә Сәләй ага һәм аның тормыш иптәше Рәмзия апа язган Әлифба буенча укырга, язарга өйрәнгән. Дамир Таҗиев әйтүенчә, чит илләрдә яшәүче татар балалары әле бүген дә нәкъ менә шушы Әлифбаны кулланалар икән.
Петербургның бер галиме бөтен дөньядагы Букварь һәм Әлифбалар буенча докторлык диссертациясе язган булган һәм нәкъ менә Сәләй ага Әлифбасын иң яхшысы дип аерып куйган. Бу Әлифба 50 ел эчендә 40 мәртәбә басыла. Беренче басмасы, әйткәнемчә, 1965 елда чыга, Әлифбаның гомуми тиражы исә миллионнан артып китә. Моннан тыш Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова-Вәгыйзова татар телен өйрәнү методикасы буенча 43 китап язалар.
Гыйбрәтле язмыш
Без әнә шундый шәхеснең туган нигезенә сәфәргә чыктык. Шәхсән үземә Камышлыда булырга туры килсә дә, Сәләй аганың туган авылы Байтуганга юлым төшкәне булмады. Монысы да, әлеге да баягы, мәгънәсезлек иде. Милләт язмышына бәйле күпме язмаларым чыкты, ә Сәләй агай турында ике сүз язганым да булмаган. Юлдашларым аның гыйбрәтле язмышы турында сөйли башлагач, һәр сүзләрен күңелемә сеңдереп калырга тырыштым. Сәләй аганың мулла кушкан исеме Сөләйман булган. Фамилиясе – Хәлиуллин. Камышлы районының Байтуган авылында дөньяга килгән. Аңа 6 ай вакытта Камышлы базарында әтисен үтерәләр, башка кеше белән бутыйлар. Шуннан соң әнисе Гайшә, имчәк баласы Сөләйманны алып, авылдан китәргә тели. Әмма каенанасы Шәмсехәят, ир бала әтисе гаиләсендә калырга тиеш дип, Сөләйманны Гайшәгә бирми. Каенана, картайгач, авырый башлагач, Сөләйманны баласыз бер гаиләгә тәрбиягә бирә. Менә шул гаиләдә Сөләйманның исем-фамилиясен үзгәртеп, “Вәгыйзов Сәләй” дип яздыралар. Чит гаиләдә ул ата-ана назын тоймый, әлбәттә.
Ул Камышлы авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннан соң Богырыслан педагогия техникумына укырга керә. Техникумнан соң Оренбург педагогия институтында укый башлый, ә ике курстан соң Казан пединститутына күчә. Шунда үзе кебек үк тома ятим Рәмзия Вәлитова белән таныша, соңгы курста өйләнешәләр. Яшь гаиләне юллама белән Арча педучилищесына укытырга җибәрәләр. Сугышка хәтле ике балалары туа. Кызлары Римма инде вафат, уллары Камил безнең белән сәфәргә чыкты. Төс-кыяфәте нәкъ әтисенеке. Күзләре уйчан, сүзгә бик үк юмарт түгел Камил абый. Шуңа күрә әтисенең язмышы турында төпченергә кыймадым. Аның каравы Дамир Таҗиев Сәләй ага өлешенә тигән ачы гыйбрәт турында шактый тәфсилләп сөйләде.
“Хыянәтче”
Сәләй 1942 нче елны фронтка китә. Сугыш башлангач, Арча педагогия училищесы бинасын госпиталь итәләр һәм училище Үрнәк авылына күчә. Рәмзия апа исә минем туган авылым – Субаш-Аты мәктәбендә укыту бүлеге мөдире булып эшли башлый. Монысын да белми идем. Олылар белән сөйләшеп утырганда әти белән әни Рәмзия апаның, Сәләй абыйның исемен, ул чакта район халык мәгарифе бүлеге мөдире, аннан соң Татарстан мәгариф министры урынбасары булып эшләгән Равил Галиәхмәтовны телгә алгалыйлар иде. Телгә алалар иде дә, уфтанып, авыр сулап куялар иде. Баксаң, Равил Әлмиевич Сәләй абый һәм Рәмзия апа тормышында аерым бер урын алган булган. Хикмәт шунда: 1943 елда Сәләй солдат Харьков янында барган сугышларда әсирлеккә төшә. Аны 1945 елда Америка солдатлары азат итә. Иң кызыгы, союзниклар Совет әсирләренә туган илгә кайтмаска киңәш итә, анда сезне төрмә көтә, диләр. Кайберәүләр кала да. Сәләй солдат исә Арчага, гаиләсенә ашыга. Бу очракта “үз башына ашыккан” дияргә туры килә. Чөнки Сәләй Вәгыйзов, күп әсирләр кебек Ватанга хыянәт итүдә гаепләнеп, Печора елгасы тирәсендәге лагерьга җибәрелә. “Хыянәтче”ләрнең 10 елга хөкем ителүен беләсез инде. Рәмзия апа, балаларын ияртеп, елга бер мәртәбә ире белән очрашуга бара. Ул вакытта нибары алты яшьтә булган Камил абый мондый очрашуларны хәтерли әле. “Бала күңеле фаҗигане кабул итә алмаган, күрәсең. Әнине ниндидер чит ир кочаклаганга ачу килгәне генә хәтердә калган!” – дип моңсу елмая ул. Әтисе сугышка киткәндә, аңа бит яшь тә тулмаган була.
Рәмзия апа ире янына ике җәй бара. Аннан соң, Ватанын саткан кеше янына барган өчен, аны эшеннән алалар, фатирдан куып чыгаралар. Ул ике бала белән туры мәгънәсендә урамда кала. Бу хәбәр Сәләйгә барып ирешә һәм ул ышанычлы кешеләр аркылы хатынына хат җибәрә. Органнарга хыянәтче иреңнән ваз кичүең турында рәсми хат яз, фамилияңне алыштыр, ди. Рәмзия апа шулай итә дә укыта башлый. Юлдашларым әйтүенчә, алар ул чакта Арча башкарма комитетында эшләгән Мәрьям Гайнуллина аркылы хат алышканнар. Аның ире Рәфкать Гайнуллин Арча райкомында идеология секретаре була. Шундый куркыныч заманнарда үз язмышларын куркыныч астына куеп, Сәләй белән Рәмзиягә булышкан бу кешеләрнең рухына олы рәхмәт хисләре барып ирешсен иде.
Сәләй солдат, 1955 елда лагерь срогын тутырып, Арчага кайта, әмма аны эшкә алырга куркалар. Менә шунда мин телгә алган Равил Галиәхмәтов аңа ярдәм кулы суза да инде. Бернинди кисәтүләргә карамыйча, Сәләй солдатны Мөндеш авылы мәктәбенә эшкә урнаштыра. Ә тагын 5 елдан Вәгыйзовлар икәүләшеп Арча педагогия училищесында эшли башлыйлар. Шул елларны Татарстан Мәгариф министрлыгы Әлифба китабына конкурс игълан итә. Сәләй ага кулъязма китабын алып Казанга бара һәм конкурс комиссиясенә тапшырмакчы була. Әмма аны кире боралар, янәсе, Әлифба язу белән галимнәр, профессорлар шөгыльләнергә тиеш, ә монда ниндидер авыл укытучысы авторлык дәгъвалап йөри. Сәләй агага монда да Равил Галиәхмәтов ярдәмгә килә. Кулъязма китабын кабул итәләр һәм конкурс нәтиҗәләре буенча II урынны бирәләр. I урын, гомумән, беркемгә дә бирелми. Вәгыйзовлар Әлифбасының ярты гасырга сузылган гомер юлы әнә шулай башланып китә.
Әлифба тавында
Якташларым сөйләгәнне тыңлый-тыңлый, Камышлыга барып җиттек. Шул ук көнне кире кайтасы булганга, Самарадагы кардәшләр белән озын-озак сөйләшә-серләшә алмадык. Безнең бит әле Байтуган авылына барасы, Сәләй ага нигезендә өч ел элек ачылган музейны күрәсе бар иде. Авылга якынлашканда бер гаҗәпләндек: Байтуган тавында әллә ничә чакрымнан “Әлифба” дигән язу күренеп тора иде. Хәрефләрне, нык булсын дип, тимердән эшләгәннәр һәм ак төскә буяп куйганнар. Икенче шаккатырган нәрсә – балаларның саф татар телендә шигырь укулары иде. Бит Байтуганда барлык фәннәр дә урысча укытыла, татар теле факультатив дәрес буларак кына керә. Авыл кешеләре әйтүенчә, “Татар теле белән кая барасың? Татар теленең нигә кирәге бар?” – кебек сүзләр ата-аналарның теленә дә кереп карамый.
Музейны карап тотучы Нурания Абзалова безне өченче тапкыр шаккатырды һәм сокландырды. Хәер, ул музейга күз-колак булып торучы гына түгел, Сәләй аганың туган нигезендә музей булдыруны да Нурания ханым башлап йөргән. “Язмаган җирем калмады, “уйлашырбыз” диюдән уза алмадылар. Аптырагач, Президент Рөстәм Миңнехановка хат яздым. Музей-йортны салырга ул акча бирде, рәхмәт төшкере”, – ди. Аның бит әле төп эше бар, Байтуганның фельдшеры ул. 2015 елда Самара өлкәсенең “Иң яхшы земский фельдшеры” дип танылган. Һәр сүзен бастырып әйткән, чат-чат итеп торган бу ханымга ничек генә сокланмыйсың ди инде?! Авыл халкы белән бергә музейны җиһазлауны да ул оештырган.
Өзелмәс сукмак салына
Арча белән Камышлы районының үзара йөрешә башлавы да Нурания ханымның тынгысызлыгына бәйле. 1999 елда Арчага килгән Сәләй аганы эзләп таба ул. Үзенең туган авылыннан кеше киләчәген алдан ишеткән Сәләй ага аңа: “Мин өлкәнрәк кешене көткән идем”, – ди. Нураниянең Әлифбаны тотып та карамаганын белгәч: “Гаҗәп хәл, Әлифба укымаган кеше Әлифба авторын эзли”, – дип куя. Нинди уйлар, нинди хисләр йөрткән Нуранияне? Аптыраш инде. Аның: “Бу күрешү беренчесе һәм соңгысы булган икән”, – дип елап җибәрүеннән тамакка төер утырды.
Шул очрашудан соң Арча һәм Камышлы арасында өзелмәс сукмак салына. Быел октябрьдә кардәшләребез Арчага килергә тиешләр. Һәрхәлдә, Арча хакимият башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары рәсми чакыру калдырып киттеләр. Октябрьдә Арчадагы “Әлифба музее”на 20 ел тула, анда Сәләй ага һәм Рәмзия апа рухы саклана. Кире Арчага кайтканда берәү: “Үзенең 95 яшьлек юбилеенда Сәләй ага “Олы юлның тузаны” дигән җырны башкарган иде. Бөтен куплетларын җырлап бетерде”, – дип куйды. Мин Сәләй аганың гыйбрәтле тормыш юлын искә төшердем. Күпме рәхимсезлекләр, рәнҗетүләр күргән ул тормыш дигән бу олы юлда, әмма күңеленә тузанның бөртеге дә кунмаган, бәгыре катмаган. Аны саф күңелле, тыйнак, көчле рухлы кеше итеп искә алдык.
Риман Гыйлемханов