tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлки мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды
Әлки мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Әлки мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Мөхәррам аеның 27 нче көнендә (2 август) Әлки районының Базарлы Матак авылында яңа “Өмет”мәчетен ачу тантанасы булды. Мәчет Шонкар урамы, 10 йорт адресы буенча урнашкан.

Яңа мәчет ачылу уңаеннан, авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, эшмәкәр Нәҗгать Мәгрифәтуллин, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, төзелешкә нигез салучылар һәм хәйриячеләр килгән иде. Алар, мәхәллә кешеләре алдында чыгыш ясап, мәчетнең озак еллар дин тотучыларга хезмәт итүен һәм белем эстәүчеләрне җәлеп итүен теләде.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән истәлекле вакыйгада катнашучыларны аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Ул үзенең вәгазендә мәчетләрнең мөселманнар тормышындагы әһәмияте һәм фазыйләтләре турында сөйләде. Ул, мәчет төзелешендә катнашучыларга рәхмәт белдереп, Татарстан Мөфтие исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: әлеге мәчет биш ел эчендә район халкы һәм иганәчеләрне уртак көч белән күтәрелгән. Нигез ташы 2019 елның июлендә салынган.

Мәчет – өч катлы, беренче каттагы ир-атлар намаз залын да кертеп, 130 кешене сыйдыра. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым таһарәтханәләр  каралган. Бинага керү өчен аерым ишекләр ясалган.

Яңа мәчет ислам нигезләрен өйрәтү өчен кирәкле бар нәрсә белән җиһазландырылган, шулай ук электр энергиясе һәм җылыту системаларына тоташтырылган. Мәчет тирәсе матурланган.

2024 елның 29 июнендә “Өмет” мәчете янында “Чишмә” чишмәсе ачылды, хәзер аннан җирле халык эчәр су ала. Быел шулай ук Әлки мөхтәсибәте тарафыннан Корбан бәйрәменә багышланган гаилә бәйрәме уздырылып, анда 600 гә якын кеше катнашты. Моннан тыш, балалар өчен җәйге рухи-сәламәтләндерү курслары оештырылды.

“Өмет” мәчете имамы итеп Рәмис хәзрәт Вафин билгеләнде.

Хәзерге вакытта Әлки мөхтәсибәтендә 32 мәчет эшли.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*