Бүген, 2 март көнне, VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районы авылларындагы татар эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карап, татар
авылларының комплекслы үсеше белән танышачак.
Шул уңайдан делегатлар өч төркемгә бүленеп, бер-бер артлы районның Татар Мулласы авылында Рамил Гыйматдинов, Түбән Әлки авылында бертуган Шәйхетдиновлар һәм Татар Әхмәте авылында Фәнис Бакиров хуҗалыкларын карап йөриячәк.