Базарлы Матак урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, балалар иҗат йортында шөгыльләнүче Рәсим Мәрдиев “Талантлар симфониясе” халыкара фестиваленең икенче дәрәҗә лауреаты булды.
Әлеге фестиваль узган атнада Казанда үтте. Рәсимнең остазы – музыка укытучысы Фирдания Хәбибуллина.