8-10 ноябрь көннәрендә илебезнең төрле төбәкләрендә Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе уза. Әлеге акциягә ел саен безнең райондашларыбыз да бик теләп кушыла. Менә кичә дә мәктәпләрдә шуңа кагылышлы чаралар киң колач алды.
Базарлы Матак урта мәктәбендә бу акция бәйрәм рухында үтте. Диктант язуда укучылар, укытучылар белән бергә ветеран укытучылар, мәгариф бүлеге методистлары да катнашты.
Чыганак: alki-rt.ru