tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Еллар белән сыналган бәхет
Еллар белән сыналган бәхет

Еллар белән сыналган бәхет

Мордовиядә матур татар гаиләләре байтак. Менә тагы берләре турында – Кадошкино районы Большие Поляны авылының гади һәм тыйнак гаиләләренең берсе булган Румия белән Тахир Альмяшевлар. Кулга-кул тотынышып гомер көзләренә парлы сукмактан атлаучы гаиләләр соклану уята. Илле беренче ел бергә, бердәм булып яшәү өчен сабырлык та, үзара ихтирам да кирәк.

Ирле-хатынлы хезмәт ветераннары Таһир Хөсәен улы белән Равилә Фәрит кызы Альмяшевлар ярты гасырдан артык бергә яшиләр. Парлы гомер – бәхет ул. Алар гомер буе үзләренең кече ватанында яшиләр, анда тырышып хезмәт иткәннәр. Авылларының чын патриотлары. Тахир Хөсәен улы хезмәт сөючән күп балалы гаиләдә туып үскәнгә, кечкенәдән әти-әнисенә ярдәм итәргә тырышып төрле йорт-бакча хезмәтен үтәп килгәнгә эштә чыныккан. Хезмәт биографиясен Нариманов исемендәге колхозда башлаган булса, «Победа» колхозында дәвам итә ул. Эштән курыкмаган, төрлесен башкарган. Авыллары колхозы бензовозында техника өчен бензин ташыган. Аннары берничә дистә ел колхоздагы төрле эшләрне дә башкарырга туры килә аңа: фермада терлек азыгы өләшү буенча оператор булган, соңрак колхоз көтүен саклаган. Шушы чорда колхозларда терлекләр күп иттереп асраганнар – сарыклар, савым сыерлары, бозаулар… Хайваннарның саны, көтүләрнең зурлыгы буенча Кадошкино районында беренчелекне “Победа” колхозы тоткан, шуңа Тахир Хөсәен улына эш җитәрлек булган. Нинди генә һава торышы булмасын: яңгыр, эссе көннәрдә я атка атланып, я җәяү генә һәр көнне иртә таңнан кояш батканчыга кадәр, я җәйге төннәрдә дә көтү көткән. Шулай колхозлар таралганчы була. Аннары олы хезмәт стажы белән пенсиягә чыга. Бүген хезмәт ялында, саулыгын ныгыта.

Ә уңган Равилә Фәрит кызы Кадошкино электротехника заводында хезмәт биографиясен башлап җибәрә. Кияүгә чыккач, Большие Поляны авылында эшли башлый. Берникадәр вакыт колхоз бригадасында да хезмәт итә. Авыл ашханәсе ачылганнан соң, пешекче-кулинар вазыйфасын үти. Төп бурычлардан тыш, чараларга, искә алу мәҗлесләренә заказлар бик күп була: барысын көне-төне тәмле иттереп пешереп чыгара. Ул ашханәдә пенсиягә чыкканчы эшләгән. Равилә Фәрит кызы белән Тахир Хөсәен улы берәләп менә дигән ике ул үстергәннәр. Өлкән уллары Ринат Мәскәүдә яши һәм эшли. Русланнары – Кадошкино бистәсендә. Руслан Таһир улы хатыны Динара Идрис кызы белән әти-әниләрен әбәй-бабай иткәннәр; еллар белән сыналган бәхет тагы да тулылана. Оныклары Амир Руслан улы Кадошкино урта мәктәбенең 3нче сыйныфында гел “5” билгеләренә генә укый һәм укуындагы уңышлары белән сөендерә. Шахмат уенында да бик оста.

Ир белән хатын яши торган йорт – Таһир Хөсәен улының гаилә учагы. Нәкъ менә монда аның әти-әнисе яшәгән, ә хәзер алар яши. Күп еллар эчендә өйне яңадан төзекләндергәннәр. Алар бик яхшы күршеләр дә. Бер-берләре белән ярдәмләшеп яшиләр. Чын авыл хезмәтчәннәре буларак, элек күп терлек асраганнар, зур яшелчә бакчалары утыртканнар, ел әйләнәсе тырышып эшләгәннәр. Хәзер дә алар йорт кошлары – үрдәкләр белән тавыклар асрыйлар. Равилә Фәрит кызы, күп кенә хатын-кызлар кебек үк, өй һәм урам чәчәкләре үстерергә ярата. Яздан көзгә кадәр йортлары матур чәчәкләргә күмелә. Элеккечә үк, бигрәк тә татар милли ризыкларын бик тәмле әзерли. Тагын ул, көн саен диярлек авыл мәдәният йортына, башка авыл кешеләре белән бергә, СВОда катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрә. Моннан тыш безнең солдатларга гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаша.

Бу гади гаилә үзләренең хезмәт сөючәнлеге, кешеләргә карата күркәм мөнәсәбәте белән күптән инде Большие Поляны авылы халкының ихтирамын казанган.

Наилә НАСЫРОВА

Чыганак: Газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*