tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Елмай» паркында узачак бишенче «Шәҗәрә бәйрәме»ндә кунакларны нәрсә көтә?
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Елмай» паркында узачак бишенче «Шәҗәрә бәйрәме»ндә кунакларны нәрсә көтә?

Казанның «Елмай» паркы 5 июльдә «Шәҗәрә бәйрәме» V гаилә фестивале кунакларын кабул итәчәк. Оештыручылар 10 меңләп кеше килер дип фаразлый. Бу хакта алар кичә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр.

Фестиваль директоры Диана Сәлахова сүзләренчә, бәйрәм 11:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Төрле мәйданчыклар эшләячәк: балалар Сабан туе, спорт мәйданчыгы оештырыла, «Дәү әнидә кунакта» зонасында балалар рәсеме алып килгән һәр бала бүләк алачак. Халык кәсепчелеге эшләнмәләре тәкъдим ителәчәк. «Хәләл маркет ноктасында хәләл ризык, милли бизәкле зәркән, күн эшләнмәләре сатып алып булачак», – диде Диана Сәлахова.

Ул фестивальнең халыкны үз нәселен өйрәнүгә этәргеч бирү ягыннан әһәмиятен билгеләп үтте. «Килгән кешеләр, фестиваль аларга нәсел агачларын төзергә этәргеч биргәнен сөйләп, шәҗәрәләрен алып килеп күрсәтсә, безнең өчен бик зур шатлык», – ди белгеч.

Бәйрәмдә 14.00 сәгатьтән эксперт-генеалоглар лекция укыячак. Нәҗип Нәккаш, Рамил Габдерәхимов, Светлана Агапова, Диләрә Гафиятуллина кебек үз эшенең осталары җыелып, нәсел җепләрен барлау буенча беренче адымнарны ничек ясарга кирәклеген аңлатачак. «Теләгән һәркем экспертлар белән киңәшләшеп, шәҗәрә төзү буенча киңәш сорый алачак», – диде Диана Сәлахова.

«Һәркем җиде булмаса, өч буын бабасын булса да белергә тиеш»

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов әйтүенчә, «Шәҗәрә бәйрәме» гаилә фестиваленең төп максаты – халыкны нәселне өйрәнүгә өндәү. «Бүгенге көндә нәселебезне белү – замана таләбе. «Нәселне белмичә дә яшәп була, ләкин тарихыңны белмәсәң, киләчәгең нинди була? Һәркем җиде булмаса, өч буын бабасын булса да белергә тиеш», – дип саный Мансур хәзрәт.

Аның сүзләренчә, шәҗәрәне төзи башласаң, әби-бабайларыңның тормышын өйрәнүгә керешсәң, әллә кая кереп китәсең. «Нинди кием кигәннәр, ничек яшәгәннәр, нинди тәрбия алганнар, кайда эшләгәннәр, кемнәр белән аралашканнар, нинди проблемалары булган, сәүдәгәрме, ярлымы, хәлле кешеләр булганмы – барысын да өйрәнсәң, буыннан буынга шул мәгълүмат күчәчәк», – диде Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

Ул үзебездән соң нинди нәсел калдыру турында уйланырга киңәш итте. «Әйе, йорт төзедең ди, ләкин нәселеңне дә калдырасың бит. Элек әби-бабайлар «нәселгә тап төшмәсен» дип тәрбия биргәннәр. «Балам, оныгым, бу ярамый» дигәннәр. Нәселгә мәңгелеккә тап төшүдән курыкканнар. Аларның нәселе «фәлән-фәлән булган икән» дип, өйләнгәндә дә, нәселе бозык булса, ул комачаулаган», – дип белдерде мөфти урынбасары.

Мансур хәзрәт, шулай ук, шәҗәрәне өйрәнү никахлар таркалу очраклары кимүенә дә тәэсир итәргә мөмкин, дигән фикердә. «Аерылышулар да күп бит. «Кайсы нәселдән килгән» дип, нәселенә карап өйләнешсәләр, бәлки, гаиләләр дә ныграк булыр иде. Бәлки, озаграк яшәрләр дә», – ди ул.

«Хәзер халыкта нәсел агачларын барлау буенча зур, масштаблы хәрәкәт күзәтелә»

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов сүзләренчә, хәзер халыкта нәсел агачларын барлау буенча зур, масштаблы хәрәкәт күзәтелә. «Кешеләр ата-бабалары турында мәгълүмат барлый. Бу эш фәнни-документаль, тарихи нигездә бара. Татарстан архивлары нәселне тирәнрәк белү өчен документлар тәкъдим итә. Тагын да тирәнтен өйрәнергә теләгән кешеләр Мәскәүгә Россиянең борынгы актлар архивына борынгы документларны сорап мөрәҗәгать итә ала», – диде ул.

Радик Салихов әйтүенчә, хәзер кешеләр нәселен өйрәнеп, еш кына туган авылы, шәһәре турында язарга керешәләр. «Шәһәр, авыл тарихлары – беренче чиратта, ул гаиләләр тарихы», – диде.

Матбугат очрашуында Иске татар бистәсенең катлаулы җирлек булуы, анда күп балалы тугандаш гаиләләр күп булуы турында да сүз керде. «Анда балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирелгән. Бу тәрбия халык традицияләренә, дини таләпләргә нигезләнгән булган. Нәселне өйрәнү практик мәгънәгә дә ия. Башка гаиләләр белән элемтәләр кору, милек характерындагы сорауларны хәл итү ягыннан әһәмиятле. Еш кына шәҗәрәгә карап, теге яки бу җир милекчесе ачыкланган. Шәҗәрәләр бишенче, алтынчы буын вәкилләренә милеккә хокукны расларга булышкан. Шәҗәрә – халык төзегән документ ул. Халык тарихы нигезендә шәҗәрә ята», – дип белдерде институт директоры.

«Нәсел агачын төзүнең гаилә мөнәсәбәтләрен торгызуда роле зур»

Фестивальнең режиссеры Лилия Гәрәева сүзләренчә, 2021 елда беренче тапкыр үткәргәндә, әлеге чара «Тере тарих» дигән исем астында кечкенә бер бәйрәм рәвешендә генә узса, хәзер зур бер фестиваль булып үтә. Ул фестивальнең нәсел буыннарын үзара бәйләвен ассызыклады. «Балалар гаилә традицияләренә уен аша якыная, фестиваль өлкәннәрнең балалар, оныклар белән тыгыз аралашуын тәэмин итә, үзара якынайта. Нәсел агачын төзүнең гаилә мөнәсәбәтләрен торгызуда роле зур. Бу тема күтәрелгәч, туганнар арасында мөнәсәбәтләр тагын да җылына», — дип белдерде ул.

Лилия Гәрәева тамашачылар өчен концерт программасы әзерләнүен әйтте. «Театр, хор студияләре, Рөстәм Хөсәенов, Базарбай Бикчәнтәев, Алинә Давыдова, Анастасия Макарова, Тәслимә Низами, яшьләр өчен этник төркемнәр чыгышы көтелә. Хедлайнер буларак Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры чакырылды», — дип әйтте.

Фестивальгә килүчеләр өчен бүләкләр уйнатылачак. Бу инде еллык традициягә әйләнгән. «Төп бүләк – республиканың уникаль отельләрендә яшәп ял итү. Балалар арасында бер бүләк – IT паркта җәйге бер смена уйнатыла. «Шәҗәрә бәйрәме» чатырына килеп, анкета тутырып, билет алып, барабанга салырга кирәк. Фестивальнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә язылып та, өстәмә бүләкләр җиңеп була», – диде Лилия Гәрәева.

Лекторийдан соң, күргәзмә белән танышырга мөмкин булачак. Күргәзмәдә генеаологлар уникаль шәҗәрәләрне тәкъдим итәчәк. Лилия Гәрәева әйтүенчә, укытучы яки башка һөнәр буыннан буынга күчеп килгән гаилә династияләре нәселләре белән танышу мөмкин.

Фестивальгә килүчеләр өчен, шулай ук, «Татар кәләше» исемле кыска курс әзерләнә. Чатырга килеп, татар килене нинди булырга тиешлеге турында мәгълүмат ишетеп булачак. Аны Иске татар бистәсендә «Татар килене» йорт музее вәкилләре әзерли.

«Киленнәрне әзерләргә кирәк. Кияүгә чыга, ашарга пешерә белми, ирен өйгә әзер ризык кайтартып кына ашата. Шәригать ягыннан да килен нинди булырга тиешлеген аңлату кирәк. Никах вакытында без яшьләргә ничек яшәргә, ир хакы, хатын хакы дип сөйлибез. Никах кунаклары да шуны тыңлап, мәгълүмат ала бит. Кияүдә булганнар да килсеннәр шушы чатырга», – диде Мансур хәзрәт.

Аның сүзенә җавап итеп, «Сөембикә» журналы хезмәткәреннән «Кияүләр мәктәбе» дә оештырылсын» дигән тәкъдим булды.

Радик Салихов матбугат очрашуында яңгыраган фикерләрне җөпләп: «Татарстанда халыкның шәҗәрә төзүдә активлыгы сизелә. Шәҗәрә форумнарыннан да күренә бу. Бу бәйрәмдә дә күп кеше катнашуы тамырларга кызыксыну зур булуын дәлилли. Күпләр шәҗәрә төзү методикасын белми, мондый бәйрәмнәр генеалог белгечләр ярдәме белән кешеләргә методиканы өйрәнергә, архивларда документлар белән эшләргә өйрәтә. Халык үз гаиләсе тарихы аша гомум тарихны яза», – диде.

Залдан Ясалма фәһем мөмкинлекләрен кулланып, билгеле татар нәселләре турында мәгълүмат җыю турында тәкъдим яңгырады. «Татарстанның дәүләт архивы, генеалогик берләшмәләр бу эш белән шөгыльләнә. Әйе, генеалогик белешмә туплау өчен бердәм платформа кирәк. Фотобанк та кирәк. Алдагы эш яңа документлар ачыклауга корылган. Яңа документлар архивларда табылмый торып, фәнни әйләнешкә кертелмәсә, Интернетка куелмаса, Ясалма фәһем потенциалы да тулысынча эшкә җигелмәячәк. Яңа технологияләр архивистларның традицион эше белән бергә үрелеп баруы, битараф булмаган кешеләр җыелышып, бердәм эшләве кирәк. Татар нәселләре турында материал туплап, анализлап бастырырга кирәк», – диде Радик Салихов.

Гөлнар Гарифуллина

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*