Ульяновск шәhәренең Вырыпаевка бистәсендә гомер кичерүче хөрмәтле аксакал Мәсум хаҗи Шакир улы Шигапов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул биш вакыт намазын калдырмыйча, булганына шөкрана кылып, тирә-юньдәгеләргә ярдәм кулы сузып яши.
Мәсум абый — сугыш чоры баласы. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары унбер яшь була. Ул тормыш арбасына бик иртә җигелеп, колхоз кырларында өлкәннәр белән бергә тир түгеп, физик хезмәт белән чыныгып үсә. Сугыш елларында алны-ялны белмичә, көне-төне эшләдек, ә ачлыктан черек бәрәңге белән балтырган, кычыткан коткарып калды, үлән ашап үcкәнгә, безнең буын сәламәт тә инде, ди Мәсум ага, балачак хатирәләре белән бүлешеп.
Яшьлек елларында ул бәхет эзләп, туган авылы Иске Задурдан шәhәргә чыгып китә. Һәм бары тик шәхси тырышлыгы белән тормыш юлында үз урынын табып, бөтен гомерен намуслы, фидакарь хезмәткә багышлый. Менә алтмыш елдан артык инде машина йөртә. Бүген дә көн саен hич авырсынмыйча руль артына утыра hәм үзенә кирәк урынга рәхәтләнеп барып кайта. Йорт тулы сарыклар hәм кәҗәләр асрый. Терлек азыгын машина белән үзем ташыйм, моның бернинди авырлыгы да юк, ди аксакал. Көр сарыкларын корбанга чалырга алып бетерәләр икән. Ә болында үскән хуш исле печән белән генә тукланучы кәҗә cөтен күбрәге табиблар сатып ала. Кәҗә сөте кеше организмы өчен искиткеч файдалы, бик күп авырулардан шифалы, үзем дә көн саен шушы сөтне эчәм, дип сөйли Мәсум ага.
Гомере буе Аллаhы Тәгаләнең барлыгына hәм берлегенә инанган Мәсум абый алтмыш яше тулгач, ягъни лаеклы ялга чыккач чынлап торып дин юлына, намазга баса. Шуннан бирле биш вакыт намазын бер генә тапкыр да калдырмый, ел саен ай буе ураза тота. Аңа барча мөcелманнар өчен дә изге җирләрдә хаҗ сәфәрендә булып кайтырга насыйп итә. Ул йортында терлек – үгезләр, сарыклар hәм кәҗәләр асрап, хәләл малыннан башкаларга да өлеш чыгарырга мөмкинлек таба. Аллаhының ризалыгына ирешү нияте белән яшәүче аксакал үз акчасына мәчет hәм юллар салдырырга, кое казытырга өлгергән. Бер генә үкенечем калды — күпер төзетә алмадым, ди ул, тирән уйга чумып. Шулай ук шактый вакыт бистә зиратын ләхет такталары белән тәэмин итеп торган. Ул менә берничә дистә ел инде изге Корбан аенда сарыклар чалып, итен мохтаҗларга, инвалидларга, ялгызы гына яшәүче карт-карчыкларга таратып чыга. Игелекле карт үзенең туган ягына да ярдәм кулы суза. Берничә ел элек Иске Задур зираты коймасын буяту өчен 200 килодан артык югары сыйфатлы краска кайтарып биргән. Ә Чәке, Чокалы hәм Задур мәчетләренә тәрәзә пәрдәләре бүләк иткән.
— Шушы игелекле hәм изгелекле гамәлләрем, сәламәт яшәү рәвеше алып баруым hәм кушканнарын үтәгән, тыйганнарыннан тыелган өчен Аллаhы Тәгалә миңа саулык, көч-куәт бирә. Шөкер, олы яшькә җиткән әти-әнием белән апамны кадерләп карадым hәм аларның догаларын алып калдым. Мин беркайчан да авызыма дару капканым юк, шикәр авыруы, югары кан басымы дигән нәрсәне, йөрәгем кая икәнен белмим, күзләрем нәкъ менә яшь чактагы кебек яхшы күрә. Карчыгым Флюра пешергән бөтен ризыкны да бик теләп, рәхәтләнеп ашыйм. Итле ашны аеруча яратам. Көндез ятып йоклаганымны хәтерләмим. Иртәдән кичкә кадәр хәрәкәттә мин. Телевизор карап, пенсия акчасын кайчан китерерләр икән, дип өйдә ялкауланып ятмыйм. Көне-төне эшлим, чабам. Иренмәскә, күктән акча яуганны көтмәскә, ярдәм сорап килгән кешене бервакытта да кире борып чыгармаска кирәк. Җир йөзендә озак яшәүнең төп сере менә шулдыр инде, – ди Мәсум ага.
Күпләр сокланырлык hәм көнләшерлек гомер юлы үткән аксакалның гаилә тормышы да үрнәк булырлык. Ул — дүрт бала атасы, тугыз онык белән унике оныкчыкның сөекле, яраткан бабасы. Мәcум ага югалтулар, кайгы-хәсрәт тә кичерә. 52 ел бергә гомер иткән карчыгы унбиш ел элек фани дөньядан бакыйлыкка күчә. Аннары 52 яшендә газиз баласы — улы үлеп китә. Хәзер тынгысыз йөрәкле аксакал хәләл җефете Флюра апа белән тыныч картлык көннәре кичерә. Күңел җылысын биреп үcтергән өч кызы, кияүләре hәм киленнәре, онык-оныкчыклары көн саен килеп йөриләр, хәл-әхвәлен белешеп торалар.
— Әлhәмдүлилләhи шөкер, Аллаhы Тәгалe миңа озын гомер бүләк итте. Мин аны гыйбадәттә, изге hәм игелекле гамәлләр кылып үткәрәм. Алдагы көннәрдә балаларыма hәм оныкларыма да саф вә пакь динисламыбыз юлыннан барырга насыйп итсен иде,- дип Мәсум ага якыннарына үгет-нәсыйхәт бирә.
Ә дәвамнары юбилейлы гомер бәйрәмен каршылаучы аксакалны тәбрикләп, рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыгалар.
И.Хасибов