tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт мөхтәсибәтендә мини-футбол буенча республикакүләм турнир узды
Әлмәт мөхтәсибәтендә мини-футбол буенча республикакүләм турнир узды

Әлмәт мөхтәсибәтендә мини-футбол буенча республикакүләм турнир узды

Кичә, Зөлкагъдә аеның 25нче көнендә (2нче июньдә) Әлмәт мөхтәсибәтендә мөселманнар арасында Ризаэтдин Фәхреддин исемендәге мәчет кубогына мини-футбол буенча республикакүләм турнир узды. Әлеге ярышның төп максаты – мәчеткә йөрүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, яшьләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм экстремизмны кисәтү. Ярышта барлыгы 16 команда көч сынашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча дүрт призер билгеләнде: беренче урынны Бөгелмә командасы, икенче урынны Әлмәт, өченче урынны Кукмара, ә дүртенче урынны Әлмәт мәдрәсәсе командасы алды. Җиңүчеләргә медальләр, кубоклар, дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*