tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт районында республикакүләм «Татар кызы–2026» бәйгесенең зона этабы узды
Әлмәт районында республикакүләм «Татар кызы–2026» бәйгесенең зона этабы узды

Әлмәт районында республикакүләм «Татар кызы–2026» бәйгесенең зона этабы узды

2 нче декабрь көнне Әлмәт районы Габдрахман авылы мәдәният йортында милли гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне һәм татар кызларының акылын, зәвыгын, ягымлылыгын чагылдырган «Татар кызы–2026» бәйгесенең зона этабы мәртәбәле чара рәвешендә узды.

Әлмәт, Чирмешән, Баулы, Ютазы һәм Лениногорск районнарыннан килгән уңган, милли рухлы кызлар көч сынашты. Һәр чыгыш — үзенчәлекле, миллилек белән сугарылган кечкенә сәнгать әсәре иде. Кызларның интеллект, зәвык һәм иҗатны берләштерү сәләте бәйгегә аерым ямь өстәде.

Жюри әгъзалары арасында Алмаз Хәлиуллин— “Татар кызы” дирекциясенең башкарма директоры, Азилә Сәлахова— “Татар кызы” дирекциясенең программа директоры,Мәдинә  Гайнуллина — Әлмәт дәүләт татар драма театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Ландыш Зарипова — Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы җитәкчесе, «Әлмәт хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире.

Алар катнашучыларның чыгышларына профессиональ бәя биреп, белем, иҗади фикерләү, милли кыйммәтләрне аңлау һәм сәхнә осталыгын комплекслы рәвештә карадылар.

Алмаз Хәлиуллин кызларның тел байлыгын һәм милли кыйммәтләргә булган карашын югары бәяләде: “ Кызларыбыз сәләтле генә түгел, ә милли җанлы, телебезне һәм мәдәниятебезне тирән аңлаучы шәхесләр. Алга таба да татар кызы исемен горур йөртүләрен телим”, — диде ул.

Азилә Сәлахова һәм Ландыш Зарипова  катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсе һәм зәвыклы чыгышларын ассызыклап узды, ә Мәдинә Гайнуллина кызларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышына югары бәя бирде.

Зона этабы нәтиҗәләре буенча Эльвина Әфләтунова (Чирмешән районыннан), Аделина Җәлилова (Баулы районыннан), Зәлинә Захарова (Әлмәт районыннан) ярымфиналга чыкты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*