Әлмәт театрының иҗат төркеме Новороссийск шәhәренә фестивальгә юл тотты. Театр «Театральная гавань» халыкара фестивалендә катнаша.
«28 сентябрьдә «Җил артыннан» спектаклен тәкъдим итәбез», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
- «Театральная гавань» халыкара фестивале — Россиянең көньягында бердәнбер даими үткәрелүче фестиваль. Ул беренче мәртәбә Новороссийскида 2018 елда узды.
- 2024 елда «Театральная гавань» алтынчы тапкыр уздырыла. 20 – 29 сентябрьдә фестиваль Новороссийскида, Кабардинкада һәм Геленджикта уза. Россиянең 11 регионыннан 16 театр катнаша, шулай ук, Норвегия һәм Азербәйҗан театрлары килә.
- «Җил артыннан» — Америка бестселлеры. Авторы — Америкада яшәп иҗат итүче әфган язучысы Халед Хоссейни. Инсценировка авторы — драматург Меттью Спенглер.
- Әсәрнең режиссеры — Воронеж камера театры актеры, Россиянең атказанган артисты, «Алтын битлек» театры премиясе лауреаты Камил Тукаев.
Чыганак: tatar-inform.tatar