tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт театрында иммерсив спектакль премьерасы узды
Әлмәт театрында иммерсив спектакль премьерасы узды

Әлмәт театрында иммерсив спектакль премьерасы узды

Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Йорт» исемле уникаль иммерсив спектакльнең премьерасы булды.  Әлеге проект театр директоры Фәридә Исмәгыйлова тарафыннан берничә ел элек – театр юбилеена әзерләнгәнче үк уйланган.

Исегезгә төшерәбез, бу сезонда театр 80 еллыгын билгеләп үтә. Спектакль бүген театр урнашкан бинаның тарихын сөйли. Кайчандыр бу нефтьчеләр техника йорты булган – иҗади студияләр һәм түгәрәкләр, спорт секцияләре эшләгән, идеяләр туган, гаиләләр төзелгән, мәхәббәт белдерүләр яңгыраган һәм хушлашу сүзләре әйтелгән урын.

Әгәр стеналар сөйләшә алса, алар меңләгән тарих сөйләр иде. Алар урынына моны актерлар, режиссер Сәрдәр Таһировский һәм драматург Равил Сабыр эшләде.

Узган сезон ахырында театр тамашачыларга хатирәләре белән уртаклашу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Нәкъ менә шулар нигезендә пьеса язылган. Спектакльдә персонажлар һәм мәгънәләр белән үзара бәйләнгән өч сюжет линиясе үрелеп бара. Тамашачылар кайсысын күрергә икәнен сайлый ала. Иммерсив формат үткән заман атмосферасына чумарга мөмкинлек бирә: тамашачылар бина буйлап хәрәкәт итә, балконга күтәрелә, подвалга төшә – һәм һәр локациядә, ә аларны ике дистәдән артык, бер вакыйга көтә. Спектакльдә театрның барлык артистлары, барлык техник персонал, шулай ук музыка көллияте студентлары катнаша. «Минем яшьлек йорты» премьерасы театр вакыйгасы гына түгел, ә Әлмәтнең үткәне һәм бүгенгесе тамашачылар күз алдында җанланып киткән чор буйлап чын сәяхәт булды.

Чыганак: almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*