tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәт төбәгенең төбәкчеләр хәрәкәтенең башында торган Рафыйк Хазим улы Әмирханов вафат
Әлмәт төбәгенең төбәкчеләр хәрәкәтенең башында торган Рафыйк Хазим улы Әмирханов вафат

Әлмәт төбәгенең төбәкчеләр хәрәкәтенең башында торган Рафыйк Хазим улы Әмирханов вафат

Республика җәмәгатьчелеге һәм татар дөньясы зур югалту кичерде. 9 ноябрьдә танылган нефтьче, Әлмәт төбәгенең төбәкчеләр хәрәкәтенең башында торган Рафыйк Хазим улы Әмирханов вафат булды.

Рафыйк Хазимович 1932 елның 3 гыйнварында Благовар районы Яңа Бүләк авылында (Башкортстан) туган. Белеме буенча тау инженеры. Ижембай һөнәр училищесын (1950) һәм И.М. Губкин исемендәге Мәскәү нефть һәм газ промышленносте институтын тәмамлаган (1966).

Хезмәт юлын 1943 елда башлый, колхозда эшли (1943-1947). Һөнәр училищесын тәмамлагач, “Бөгелмәнефть” (1950-1952), “Әлмәтнефть” (1952-1954) газ һәм нефть чыгару трестларында оператор булып хезмәт куя. 1954-1957 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Солдат хезмәтеннән соң “Әлмәтнефть” идарәсенә кайта. 1961-1963 елларда Мәскәүдә тау инженерлыгы буенча югары белем ала, Институтны тәмамлагач, “Әлмәтнефть” идарәсенә скважиналарны җир асты ремонтлау буенча мастер булып урнаша.

Хезмәт юлы баскычлары: техник бүлекнең өлкән инженеры (1965-1968), фәнни тикшеренү һәм җитештерү цехы мөдире (1968-1970), техник бүлек мөдире (1970-1979), “Татнефть”тә бүлек мөдире (1979-1983), Ангола Республикасында нефть чыгару буенча баш инженер (1983-1986), “Әлмәтнефть” идарәсендә техник бүлек инженеры (1986-1995).

100дән артык рационаторлык тәкъдиме бар, 8 авторлык таныклыгы һәм патент алган, нефть чыгаруга кагылышлы 30дан артык фәнни хезмәт бастырган.

Рафыйк Хазимович нефть чыгаруның бөтен нечкәлекләрен өйрәнгән, бу өлкәдә киң кырлы белгеч иде. Татарстан нефтенең башлангычы, үсеше, беренче нефтьчеләр, аларның эш шартлары – барысы да аның күз алдында, катнашында барды. Шуңа Әлмәттә төбәк энциклопедиясен әзерләү турында сүз чыккач, аның кандидатурасын җитәкче вазыйфасына тәкъдим итү бик табигый кабул ителде. Әмирхановның эчке эзләнүләренең, омтылышларының бер канаты нефть эше булса, икенче канаты тарих иде. Нәсел җепләре дә әтисе ягыннан атаклы Идегәйгә тоташа, әнисе яклап – дин эшлекләренә. Рафыйк Хазим улы – күренекле дәүләт эшлеклесе Һади Килдебәкнең бертуганының оныгы.

1995-2005 елларда Рафыйк Хазимович җитәкләгән Әлмәт энциклопедия төркеме төбәк тарихы буенча күп материал туплады, фәнни оешмалар, галимнәр белән бәйләнешләр барлыкка китерде, экспедицияләр оештырды, конференцияләр үткәрде. Аның җитәкчелендә Әлмәт энциклопедиясенең 1томы, “Альметьевск – Әлмәт” энциклопедик җыентыгы басылды.

Рафыйк Хазимович «Вклад Альметьевских нефтяников в технический прогресс отрасли. Кн. первая. Техника и технология нефтедобычи», «Из истории Уфимского края» “Нефтепромышленник Надыр Уразметов и его время» (И.Р. Габдуллин белән берлектә), «Окно в прошлое. Материалы подворной переписи 1900-1901 гг» (И.Р. Габдуллин, М.И. Роднов белән берлектә) китапларының авторы, тарихи темага төрле җыентыкларда 20ләп мәкаләсе, 30 шәҗәрәсе басылган. Тарихка кагылышлы мәкаләләрендә, китапларында халкыбыз тормышын-яшәешен бары архив документларына таянып язуны максат итеп алып эшләде. Ул барыбыз өчен дә иң мәртәбәле төбәк тарихчысы иде.

Нефть чыгару өлкәсендәге казанышлары өчен Р.Х. Әмирхановка Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе исеме бирелде (1977), ул “Татнефть”нең почетлы нефтьчесе (1991), 1959 елда Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнде. «За доблестный труд. В ознаменование 100-летия со дня рождения В.И. Ленина» (1970), «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» (1995), «50 лет Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» (1995) медальләре иясе, Хезмәт ветераны (1988).

Р.Х Әмирханов И.М. Губкин исемендәге (1970, 1973) фәнни техник конкурс лауреаты, ВДНХ СССР (1967, 1971, 1973, 1976) бронза медальләре белән бүләкләнгән.

“Туган як” Әлмәт төбәге төбәкчеләре оешмасы җитәкчесе, төбәкче, җәмәгать эшлеклесе З.Г. Хабипова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*