Монда пенсионер Равил Камалов килограммлаган ит һәм ярмаларны көрәшчеләр өчен ботка порциясенә әйләндерә. Аена 600 төргәк – аның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә керткән шәхси өлеше шундый.
«Пакетларга тутырам – болай егетләргә уңайлырак, кесәләренә салырга була», – дип аңлатты волонтер, вакуумлы савытка ит, кишер белән кыздырылган суган, ярма, тәмләткечләр һәм кайнар шулпа салып. Шуннан соң пакетлар автоклавка җибәрелә-125 градус температурада югары басым астында ботка берничә сәгать әзерләнә.
Сәламәтлеге белән проблемалар булуга карамастан – Равил Камалов 2 нче төркем инвалид – ул ялларсыз эшли.
Гаилә һәм волонтерлар ярдәменнән башка кыен булыр иде, ди: ярманы даими рәвештә волонтерлар штаблары ташый, ә оныклары фронтка тәм-томнар тапшыра. Меню даими рәвештә киңәя. Карабодай, перловка, фасоль һәм дөгедән тыш, Камалов күптән түгел пылау әзерли башлаган. Алда яңа проект – балык консервалары.
«Тиздән балык тоту сезоны, менә шуны кулланып карыйсы килә», – дип планнары белән уртаклашты волонтер.
50 әзер порцияне ул «Ышанычлы тыл» штабына алып барачак, аннан аларны сугышчыларга җибәрәчәкләр. Ботка урынына ул өенә ярма һәм банкаларның яңа запасларын алып кайтачак.
Процесс өзелмәсен өчен волонтерга ярдәм кирәк – продуктлар һәм төргәкләр бик тиз сарыф ителә. «Берүзеңә авыр, әмма әлегә көчем бар – эшләячәкмен», – диде Равил Камалов автоклавка кайнар төшке ашларның чираттагы партиясен салганда.
Равил абыйга нинди ярдәм кирәклеген волонтерлардан 8-995-763-66-49 телефоны, «Ышанычлы тыл» штабы аша белергә була.
Чыганак: https://almet-rt.ru