tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәтнең яңартылган Җәмигъ мәчетендә Татарстан Рәисе катнашында Корбан гаете узды
Әлмәтнең яңартылган Җәмигъ мәчетендә Татарстан Рәисе катнашында Корбан гаете узды

Әлмәтнең яңартылган Җәмигъ мәчетендә Татарстан Рәисе катнашында Корбан гаете узды

Бөтен дөнья мөселманнары бөек бәйрәм – Корбан гаетен уңаеннан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк бәйрәм чаралары башланды. Җөмһүриятебездә төп бәйрәм тантанасы яңартылган (төзекләндерүдән соң ачылган) Ризаэтдин Фәхреддин исемендәге Әлмәт шәһәре Җәмигъ мәчетендә узды.

Гает биредә иртәнге сәг. 2.30-дә Коръән-хафиз Сәидкамал Сөенов башкаруында Коръән аятьләре укудан башланып китте. Ул “Фатиха”, “Мөлек”, “Ән-Нәба”, “Әр-Рахман” сүрәләрен укыды. Сүз уңаеннан, Сәидкамал – Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның шәкерте.

Мәчет белән танышу, бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен Җәмигъ мәчеткә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде. Татарстан нефтьчеләр каласының йөзек кашы булган, яңартылып, мәһабәт бина булып ачылган Аллаһ йортына – Әлмәт шәһәре Үзәк мәчетенә килгән күпсанлы мөселманнар арасында шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе киңәшчесе, Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районының Мактаулы гражданы Шәфәгать Тәхәветдинов һәм башка күпләгән дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, аксакаллар һәм кунаклар бар иде. Мәчет үз эченә меңнән артык дин кардәшебезне сыйдырды. Ә мәчеттә урын калмаганнар ишегалдында бәйрәм намазын укый алды.

Төп-төгәл иртәнге сәгать өчтә Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт мөселманнарны сәламләп, бәйрәм белән котлады һәм бәйрәм вәгазен укырга кереште. Ул сүзен Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан килеп ирешкән котлауларын укудан башлады, шулай ук Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның изге хаҗ җирләреннән кардәшләргә җибәргән сәламнәрен һәм теләкләрен җиткерде.

Аннары ул агымдагы елның Россиядә Гаилә елы булуын искәртте һәм вәгазен шушы темага багышлады. Ул ислам динендә гаиләнең әһәмияте мәсьәләләренә багышлануын билгеләп, ир һәм хатынның бурычлары, вазифалары, бер-берсенә булган хаклары уңаеннан үгет-нәсыйхәтләр бирде. Хәзрәт “Румлылар” сүрәсенең 21нче аятен китерде: «Тынычлык тапсыннар дип, үзләрегездән сезгә хатыннар яралтуы — Аның билгеләреннән. Ул арагызга сөю һәм шәфкать салды.

Һичшиксез, монда уйлаганнар өчен билгеләр бар». Шушы һәм башка аятьләргә һәм хәдисләргә таянып, Илфар хәзрәт гаиләнең кешегә күңел тынычлыгы бирә торган, рухи көч чыганагы булып торган, иң якын һәм кадерле кешеләрдән торган бер җәмәгать икәнен аңлатты, гаиләдә ир һәм хатынның рольләре, бурычлары һәм хаклары турында сөйләде. Ул гаиләне матди яктан тәэмин итү ирнең бурычы булса, ә өйдә рухи тынычлык – хатыннан, дип искәртте, ирләрне җаваплы, ә хатыннарны итагатьле булырга чакырды.

Вәгазь ахырында гаиләне саклап калу буенча нәҗиҗәләр чыгарылды. Беренчедән, ир хатын алдында, хатын ире алдында бурыч һәм хакларны үтәргә тиеш, икенче киңәш – мәһерне күпсенмәү һәм кызганмау, өченчедән, сабыр булу һәм гафу итә белү.

Вәгазь сәг. 3.30-да төгәлләнде, аннары гает намазы укылды һәм ахырдан Исмәгыйль хәзрәт Коръән укыды, ә Җәлил хәзрәт дога кылды. Догада махсус хәрби операциядә хезмәт итүче һәм һәлак булган солдатлар искә алынды.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*