Әлмәт муниципаль районында милләтебезнең матур гореф – гадәтләрен саклау, киләчәк буынны әдәп- әхлак кануннарына нигезләнеп тәрбияләү юнәлешендә максатчан эш алып барыла.

Якын – тирә районнарның “Ак калфак” оешмалары җитәкчеләренең катнашуы бу чараның мөһимлеген тагын бер кат ассызыклады. Авыл культура йортыннан күргәзмәләр белән башланып киткән чара мәчеттә, балалар бакчасында, ике мәктәптә дәвам итте. Һәрбер мәйданчык үтемле тәрбия чаралары белән җанланып үрелеп барды. Пленар утырыш алдыннан кунаклар милли йолаларга нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Ай, рәхмәт!” дигән тамаша карадылар. Пленар утырышта авыл җирлекләрендә “Ак калфак” бүлекчәләре эшчәнлеге, җәмгыятьтә хатын кыз роле турында эшлекле сөйләшү булды. Соңыннан резолюция кабул ителде.
					
				
 
			










