Әлмәтнең Үзәк балалар китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге ХV махсус нәфис сүз бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Ул ТР Рәисе хозурындагы татар телен һәм Татарстан республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, мәдәният министрлыгы, Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырыла. Жюри составында Гүзәлия Галләмова, Зөлфия Сираева һәм Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсенең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Нуридә Насыйбуллина булды.
Бәйге бөек шагыйребезнең 140 еллык олуг юбилеена багышланды һәм шигърияткә гашыйк 38 укучыны җәлеп итте. Алар өч категориядә көч сынаштылар (1-4, 5-8 һәм 9-11 сыйныфлар). Һәр катнашучы сайланган әсәрләр аша үзләренең хисләрен белдерергә, шигъри сүзнең әһәмиятен күрсәтергә һәм тыңлаучылар күңеленә үтеп керергә тырышты.
Жюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады. Озак фикер алышудан соң нәтиҗәләр игълан ителде. Алар арасында 20нче мәктәптән Камилә Хуҗина, Тайсуганнан – Хәмзә Харисов һәм 2нче лицейдан Рамазан Шиһапов. Җиңүчеләр махсус бүләкләргә ия булдылар. Шулай ук алар киләсе елның апрелендә Казанда узачак республика конкурсында Әлмәт районы данын яклаячаклар. Калган катнашучыларга дипломнар тапшырылды.
Чыганак: almet-rt.ru