tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә хәрбиләрнең гаиләләренә Батырлык орденнары һәм Суворов медальләре тапшырылды
Әлмәттә хәрбиләрнең гаиләләренә Батырлык орденнары һәм Суворов медальләре тапшырылды

Әлмәттә хәрбиләрнең гаиләләренә Батырлык орденнары һәм Суворов медальләре тапшырылды

Әлмәт районы администрациясендә киңәйтелгән планеркада муниципалитет башлыгы Гүзәл Хәбетдинова махсус хәрби операция барышында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Хәрби хезмәткәрләрнең туганнары Батырлык орденнары, Суворов медальләре, шулай ук «Махсус хәрби операция катнашучысына» һәм II дәрәҗә «Батырлык өчен» медальләре алды.

Бүләкләр хәрбиләргә һәлак булганнан соң Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек өчен бирелгән.

«Бу сугышчылар илебезнең тынычлыгы һәм иминлеге өчен гомерен корбан итте. Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам», – диде Гүзәл Хәбетдинова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*