tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә “Ислам. Беренче адымнар” курсларына йомгак ясадылар
Әлмәттә “Ислам. Беренче адымнар” курсларына йомгак ясадылар

Әлмәттә “Ислам. Беренче адымнар” курсларына йомгак ясадылар

Әлмәт мөхтәсибәтендә “Ислам. Беренче адымнар” курсларына йомгак ясалды. Әлеге курслар 6нчы октябрьдән 3нче ноябрьгә кадәр Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт Җәмигъ мәчетендә үткәрелде.

Укучыларга сертификатлар тапшыру тантанасы да Җәмигъ мәчеттә узды. Әлеге чарага намаз укырга өйрәнгән 150 кеше җыелды. Район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин катнашучыларны сәламләде һәм аларга сертификатлар тапшырды.

Курслар ике төркемдә үтте: ир-атларга Әлмәт шәһәре мәчетләрендә хезмәт итүче имамнар дәрес бирде, ә хатын-кызларны Әлмәт мәдрәсәсе студентлары укытты. Шулай ук балалар өчен махсус төркемнәр оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, “Ислам. Беренче адымнар” проекты ислам дине кушканча яшәргә теләүче, әмма 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен махсус оештырыла.

Фотосурәтләр: Әлмәт мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*