Әлмәт шәһәренең 2нче китапханә-филиалы февраль аен балалар язучылары Лилия һәм Резеда Фәрхетдиноваларны очрашуга чакырып башлады. Алар иҗатына багышланган чарада Резеда Фәрхетдинованың Татарстан китап нәшриятында яңа чыккан “Урам керми уйга ” исемле китабын презентацияләү узды. Бәйрәмне китапханәчеләр үткәрде. Кунаклар булып 12нче мәктәп укучылары һәм укытучылары белән 44 енче балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәм тәрбиячеләр булдылар. Алар яңа китапка кергән берсеннән- берсе матур һәм кызык шигырьләрне яттан сөйләделәр. Ахырдан Резеда Фәрхетдинова мәктәп китапханәсенә балалар бакчасы китапханәсенә үз китапларын бүләк итте. Чарада катнашкан барлык кеше истәлеккә дип күмәк фотога төште.
Чыганак: sptatar.com