tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә VII Төбәкара “Сәфәр” мөселман форумы үтә
Әлмәттә VII Төбәкара “Сәфәр” мөселман форумы үтә

Әлмәттә VII Төбәкара “Сәфәр” мөселман форумы үтә

Әлмәттә Нәзарәтнең VII Төбәкара «Сәфәр» мөселман форумы башланды. Әлмәт мөхтәсибәте теләктәшлегендә узучы Форумга бөтен Россиядән 50 мөселман җыелды. Бу хакта ТР Мөселманнар диния нәзарәте хәбәр итә.

Проектта Үзбәкстан, Чиләбе, Краснодар, Башкортостан Республикасы, Санкт-Петербург, Төмән һәм Самарадан, Казаннан, Татарстан Республикасы шәһәр-районнарыннан 30 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге мөселманнар, шул исәптән, гаиләле парлар катнаша.

Форумда катнашучыларны Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин сәламләде. Ул Форумның мөселман өммәтен берләштерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

«Сәфәр» форумы – белем алу һәм иманны ныгыту, хәләл ял итү һәм иҗат белән шөгыльләнү мәйданчыгы.

Форумның остазы – теолог, китаплар авторы, Нәзарәтнең дәгвәт бүлеге хезмәткәре Мөхәммәдрәсул Гыймбатов.

Бу елда Форум “Күкләр сере” дигән темага багышлана.

Чарада катнашучылар Аллаһы Тәгалә тарафыннан яралтылган мәхлүкат темасын – лекцияләр, диалоглар һәм уйланулар аша ача, шулай ук рухи көч туплый һәм яңа казанышларга йөз тота алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*