Әлмәт районының Югары Мактама авылында 83 яшьлек пенсионер Зәдит Зәйдуллинның 30 сутый җирдә алма бакчасы бар. Аның өчен һәр агач кадерле, ә кайберләренең үз тарихы бар.
«Бу бакчаны бик эшлекле һәм зирәк кеше утырткан. Бу йортны да ул салган. Без хатыным белән аны бакча белән бергә 1999 елда сатып алдык», – дип сөйли Зәдит Нәҗипович.
Шул вакыттан бирле элекке хуҗасыннан яшь булып калган агачлар чын байлыкка әверелә. Хуҗа һәрберсе турында кайгырта, ә бер алмагачны хәтта «Ньютон алмагачы» дип тә атаган.
Бакчасының җимешләрен ул бик сирәк сата. Ешрак кунакларны, күршеләрне сыйлый, уңышны якыннары белән бүлешә. Узган ел бакча җимешләрен Әлмәт мәктәпләре укучыларына һәм балалар йортында тәрбияләнүчеләргә күчтәнәч итеп җибәргән.
Быел алма, слива һәм чияләрне ир-ат махсус хәрби операциядә катнашучыларга да җибәргән. «Үзебезнекеләр өчен» штабы волонтерларын Зәдит Зәйдуллин белән уртак танышлары очраштыра. Хәзер алар даими хезмәттәшлек итә.
«Ул безгә июнь ахырында шалтыратты, «чия өлгерде», диде. Без килдек, җыйдык һәм якынча 100 литр компот ясадык. Ул узган атнада безгә «алма өлгерде, җыярга кирәк», дип шалтыратты», — дип сөйли волонтер Анастасия Митяева.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», – дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли. 4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», – дип билгеләп үтте ул.
Материал Елена Бауэр ярдәмендә әзерләнде.
Фотоны Павел Храмов тәкъдим итте.
Чыганак: tatar-inform.tatar