tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттән Гөлнара Стерлядева үзе бөтен буш вакытын фронт өчен маскировка челтәрләре үрүгә багышлый
Әлмәттән Гөлнара Стерлядева үзе бөтен буш вакытын фронт өчен маскировка челтәрләре үрүгә багышлый

Әлмәттән Гөлнара Стерлядева үзе бөтен буш вакытын фронт өчен маскировка челтәрләре үрүгә багышлый

«Мегасети» берләшмәсе волонтерлары 2022 елдан бирле хәрбиләргә ярдәм итәләр. Алар 400 маскировка челтәре үреп, аларны махсус хәрби операция зонасына озатканнар.

Төркемнең җитәкчесе – Гөлнара Стерлядева. Аның туганы Оборона министрлыгы белән контракт төзегән һәм хәзерге вакытта яраланган сугышчыларга ярдәм күрсәтә. «Мегасети» активистлары башлыча инициативалы, тырыш пенсионерлар. Ике ел эчендә алар камуфляж япмалары җитештерү буенча чын экспертларга әйләнгәннәр инде. Бу хатын-кызлар МХОдагы егетләребез белән «бер телдә» аралашалар һәм аларның үтенечләрен бик яхшы аңлыйлар.

Ә инде ориентлашырга һәртөрле методика ярдәмгә килә. Эшләнмәнең нинди булачагы ел фасылына һәм хәрбиләрнең кайда булуына да бәйле, дип сөйли Гөлнара Стерлядева. Штабта ул беренче көннәрдән үк. «Телевизор каршында борчылып утыруга караганда ярдәм итү яхшырак», дигән фикердә ул. Фронтта аның үзенең гаилә әгъзалары юк, әмма ерак туганы шунда. Тыныч тормышта ул хирург булып эшләгән. Ә инде махсус хәрби операция башлануга, табиб буларак, ир-ат аннан читтә кала алмаган.

– Ул берничә тапкыр МХО зонасына командировкаларга баргалады. Аннары Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, анда ярты еллап торды. Билгеле инде, анда медицина хезмәткәрләре бик кирәк, ә хирурглар бигрәк тә. Алар үз белемнәре, тәҗрибәләре, үз куллары белән сугышчыларыбызның гомерләрен саклап калалар. Ә без исә биредә аларга булдыра алганча ярдәм итәргә тырышабыз. Безнең штаб һәм «Ассоль» штабы бергәләп меңгә якын челтәр үрде инде. Авыллардагы волонтерлар да тырышалар. Материалны аларга шулай ук «Ассоль» бирә, – дип фикерләре белән уртаклашты Гөлнара Стерлядева.

«Мегасети» волонтерлары камуфляж япмаларын Базовая урамындагы бер бинада ясый башлыйлар.

Активистларның берсе битараф булмаган шәһәр халкын шунда җыйган. Ул аларны кирәкле җайланмалар, схемалар һәм тукымалар белән тәэмин иткән. Вакыт узу белән ветераннар советы да бу эшкә кушылган – эшче куллар тагын да арткан. Аннары тагын бер шатлыклы хәбәр алганнар – сәүдә үзәге директоры волонтерларга түләүсез нигездә павильон биргән. Шулай итеп промзонага бару ихтыяҗы беткән, хәзер штаб Әлмәтнең үзәк өлешендә урнашкан. Соңрак муниципалитет волонтер хатын-кызларга җәмәгать транспортында бушлай йө-рүне тәэмин итте.

Менә шулай итеп «Мегасети» төркеме акти-вистларының төп өлеше формалаша. Волонтерлар көн саен павильонда очрашалар һәм МХОдагы егетләребез өчен маскировка челтәрләре үрә торалар. Эшләре җайга салынган. Берсен генә булса да үрер өчен башта материалны кисәкләргә кискәләргә, аларны гомуми полотнога кертеп үрергә, әзер эшләнмәне тотып торучы «галстуклар» ясарга кирәк. Шуңа күрә техник процесста һәр хатын-кызның үз роле.

Әле өстәвенә волонтерлар сугышчыларыбыз өчен посылкалар да туплыйлар. Битараф булмаган әлмәтлеләр штабка ашамлыклар, өс ки-емнәре, медикаментлар һ.б. алып килә.

Чыганак: almet-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*