Кичә танылган җәмәгать эшлеклесе, “Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Әлмирә ханым Әдиятуллина 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән Әлмирә ханым ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең 25-еллыгы уңаеннан “Халкыбызга хезмәте өчен” медаль белән бүләкләнде.
Истәлекле бүләкне күренекле мөслимәгә бүген ТР мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов тапшырды. Ул Әлмирә ханымга саулык-сәламәтлек теләп, аның өммәт файдасына куйган күпсанлы тырышлыклары һәм бәяләп бетергесез