2 июльдә Мордовиянең Ләмбер районы Аксеново авылында XII Бөтенроссия авыл Сабан туе булып узды. Сабантуйда Россиянең 30дан артык төбәгеннән, шулай ук Мордовиянең барлык районнарыннан кунаклар катнашты. Удмуртиядән әлеге Сабантуйга зур делегация барды. Аларның Сабан туеннан алган хис-кичерешләре белән түбәндә таныштырабыз.
Зөлфия Хәбибуллина: «Сабан туенда берьюлы берничә мәйданчык эшләде. Көрәш батыры һәм ат чабышында җиңүчеләр автомобиль белән бүләкләнде.
Моннан тыш, Сабан туенда «Этник авыл» һәм «Татар базары» мәйданчыклары эшләде, анда кунаклар төрле халыкның үзенчәлекле мәдәнияте белән танышты, милли ризыкларны татып карадылар.
Сабан туе бәйрәмендә авыл хуҗалыгы техникасы, ретро-автомобильләр һәм авыл хуҗалыгы хайваннары күргәзмәләре эшләде. Милли спорт төрләре – армрестлинг, гер спорты буенча республика спартакиадасы узды, мордва милли көрәше һәм фин-угыр ярышлары традицияләрен реконструкцияләү тәкъдим ителде.
Бәйрәм азагында XII Бөтенроссия авыл Сабан туеның төп сәхнәсендә милли бәйрәм символы Тулпар ат – Әстерхан өлкәсе Губернаторы хакимияте җитәкчесе Павел Паутовка тапшырылды. Әстерхан җире 2008 һәм 2017 елларда Федераль Сабантуйны кабул иткән иде инде. 2023 елда планлаштырыла торганы Бөтенроссия авыл Сабан туе булачак».
Эльвира Хәсәнова: «Миңа агымдагы елда Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашырга мөмкинлек булды. Юл озын булса да, бәйрәм буласы җирлеккә баскач, ул онытылды. Безне ачык йөз белән кабул иттеләр. Беренче көнне безгә Саранск шәһәре буенча экскурсия үткәрделәр. Без шәһәрнең истәлекле урыннары, гореф-гадәтләр белән таныштык. Мордовия Республикасының төп символы төлке икән. Шуңа күрә шәһәрдә төлке скульптуралары шактый. Ул Мордовиянең һәм Саранск шәһәренең гербларында да бар. Миңа төлке күперчеге ошады. Биредә төлке колагына гына үзеңнең теләгеңне әйтергә була, ләкин аңа чаклы төлкенең борынын ышкып алырга кирәк. Күперчекнең ике ягында киләчәкне юрый торган шарлар бар. Аларны әйләндереп, үз язмышыңны белергә була. Кич без Татарстан сәхнә йолдызларының концертын тамаша кылдык. Беренче көн бәйрәм уңаеннан зур салют белән тәмамланды. Икенче көнне инде без Сабантуй буласы җиргә аяк бастык. Исебез китте генә дисәк, аз булыр, 80 гектарлы Сабантуй җирен күреп, шаккаттык! Остаханәләр, концерт, уен, балалар өчен мәйданчыклар, күргәзмәләр, төрле милләт утарлары белән таныштык. Татарстанның танылган артистлары белән фотоларга төшү, автографлар алу безнең барыбыз өчен дә искиткеч булды. Әлеге Сабантуйда катнашу – шәхсән үзебез өчен зур тәҗрибә. Киләчәккә яңа планнар төзеп кайттык, чөнки безгә алга таба үз эшебезне тагы да киңрәк җәелдерергә кирәк».
Алсу Әхмәдиева: «Миңа Сабантуй бик ошады. Әле дә бәйрәмдә алган хис-кичерешләр белән яшим. Сабантуй югары дәрәҗәдә оештырылган. Бәйрәмнең ачылышында 1150 кеше катнашуы шул хакта сөйли. Саранск шәһәре кешеләренең кунакчыл, ачык икәнлегенә игътибар иттем. Безнең яшь «Мирас» татар оешмасы өчен бу бик зур тәҗрибә булды. Әлеге Сабантуйда алган, күргән тәҗрибәләрне, киләчәктә эшебездә кулланачакбыз».
Венера Иваненко: «Мин Бөтенроссия авыл Сабан туен шундый зур масштабта сокландыргыч булып үтәдер дип, күз алдына да китерә алмый идем. Күргәннәрне сөйләп бетерерлек кенә түгел. Үземә бик күп тәҗрибә алдым. Берара үземне Олимпиадада хис иткәндәй булдым. Һәр нәрсә бөтен нечкәлекләренә кадәр уйланылган. Авылдагы кебек юынгычлар куелган, ә аларга һәрвакыт су салып торалар. Балалар мәйданчыгы искиткеч иде. Биредә яшәүче халык та ачык күңелле. Тагы бернәрсәгә сокландым: безнең делегацияне ике көн буена зур гына җитәкчеләр озатып йөрде. Димәк, Сабантуй бәйрәме барыбызны да берләштерә! Берничә тәкъдимем дә бар. Киләсе елларда делегация составына күбрәк Сабантуй бәйрәмен оештыручыларны, артистларны, яшьләрне кертергә кирәк. Башка төбәкләрдән килгән делегацияләрдә гармунчылар бар иде. Алар бер төркем булып, милли киемнәр белән, үз төбәкләрен матур итеп күрсәттеләр. Бу юлы арабызда журналистлар юк иде. Бик матур бәйрәм сәяхәтендә булып кайттык. Удмуртиядән безне туплап җибәргән оештыручыларга зур рәхмәт.
Рәфилә Рәсүлева.