tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әнәч авылында “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәме узды
Әнәч авылында “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәме узды

Әнәч авылында “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәме узды

Республикабыз буйлап халкыбызның яраткан бәйрәмнәре –  Сабантуйлар гөрли, авылдашлар, туганнар бергә җыела, аралаша, ял итә.

Башкортостан Республикасының Миякә районының Әнәч авылында да әлеге матур йола гөрләп үтте. 10 июньдә биредә авыл халкы һәм хөрмәтле кунаклар “Саумысыз, авылдашлар!” дигән бәйрәмгә җыелдылар.

Сабантуй көйләре Әнәч авылында утыз елдан артык гөрләми иде. Ниһаять, менә быел авыл халкы киңәләшеп, берләшеп, күп көч салып, әлеге матур бәйрәмне тергезеп җибәрде. Авыл хакимияте башлыгы Рәсимә Булатова җитәкчелегендә авылдашлар күптән үткәрелмәгән бәйрәмне яңарту һәм традициягә кертүгә зур теләк белдереп, актив катнаштылар, бердәмлекләрен күрсәтте. Иң актив оештыручылар арасында авылда яшәгән бар яклап та оста куллы абыйларны, Себер якларында эшләгән ир-егетләребезне атап үтәргә кирәк.

Сабантуй ­– бик күңелле һәм шатлыклы бәйрәм. Аңа әзерлек тә шулай ук күтәренке кәеф белән уза. Әнәч авылы халкы да моңа тагын бер кабат инанды. Бәйрәм алдыннан авылдашлар да төркемнәргә бүленеп, нәкъ йола кагыйдәләре буенча, урамнар буйлап бүләк җыярга чыктылар. Колга алып, аңа сөлгеләр, яулыклар асып, йомыркалар җыеп йөрү бик күңелле үтте. Бу матур күренештә олысыннан алып, кечесенә кадәр катнашы. Бүләк җыючыларның җыр-биюләре, такмаклары һәм матур шигырьләре дә беркемне дә битараф калдырмады – халык шау-гөр килде. Авылдашлар капка төпләренә чыгып, Сабантуй төркемен чәйләр әзерләп көтеп торды. Бердәмлек, татулык һәм бәйрәм кәефе авылны җанландырды.

“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме исә иртәннән алып кичкә кадәр дәвам итте. Мәйданның бер ягында корылган сәхнәдә концерт программасы белән бәйрәмнең рәсми өлеше үрелеп барды. Монда шулай ук чараны оештыруда актив катнашкан кешеләрне Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Сабантуйның икенче өлеше исә уеннар һәм күңел ачу мәйданчыкларыннан торды. Монда көрәш, волейбол, балалар һәм олылар өчен уеннар кызу барды. Бүләкләр дә бик мулдан әзерләнгән иде. Мәсәлән, көрәштә җңүчегә – сарык,  баганга менүчегә  – шөреп боргыч. Чараның тагын бер гүзәл күренеше – ул яңартылган, чистартылган авыл чишмәсе булды. Сабантуй җирлеге янында урнашкан авыл чишмәсе авыл халкының тырышлыгы белән матурланып китте. Монда һәр теләгән кешегә чиста, саф чишмә суы белән юынып, эссе көнне сусавын басарга мөмкинлек бар. Шулай ук ял итү өчен махсус җайланмалар, уңайлы шартлар да булдырылган.

Хезмәт һәм дуслык бәйрәме бөтен халыкны берләштерде, җанландырды. Күптән күрешмәгән, төрле якларга таралышкан авылдашлар да кабат нигезләренә кайтып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Классташлар, туганнар, авылдашлар бер-берсе белән аралашып, матур концерт карап, уеннарда катнашып, кыр кухнясында пешкән тәмле ризыклардан авыз итеп,  авыл чшмәсе суын эчеп, көч алып, оештыручаларга рәхмәт белдереп таралышты. Чараны оештыруда  актив катнашкан авыл советы башлыгы Рәсимә Гафар кызы Булатовага, Әнәч авылы мәктәбе директоры Светлана Фәрит кызы Ямалетдиновага һәм укытучылар-укучылар коллективына,  барлык авылдашларга, бердәм авыл халкына зур рәхмәтләремне җиткерәм. Киләчәктә дә барлык эшләгән эшләрегезнең нәтиҗәләрен күреп, көч һәм илһамын тоеп, шатланып яшәргә язсын.

Ләйсән Сираева.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*