tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Энгель Фәттахов: “Татар теле буенча принципларымда калдым һәм бүген дә калам”
Энгель Фәттахов: “Татар теле буенча принципларымда калдым һәм бүген дә калам”

Энгель Фәттахов: “Татар теле буенча принципларымда калдым һәм бүген дә калам”

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов “Татар-информ” журналистына интервьюсында Актаныш районында булачак проектлар һәм татар теле турында сөйләде. Ул шулай ук Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып эшләгән дәверендә татар телен укытуга бәйле вәзгыятьнең ни сәбәпле катлаулануын, туган телне укытудагы ялгышлар һәм милли мәгарифтәге уңышлар турындагы фикерләре белән дә уртаклашты.

– Энгель Нәвапович, Казанга китеп эшләгәннән соң кабат Актанышка шул ук эшегезгә әйләнеп кайтуны ничек кабул иттегез?

– Мин Казанда биш ел эшләсәм дә, бу хәбәрне бик теләп кабул иттем, чөнки туган районымнан мин беркайчан да аерылмадым. Атна саен кайтып йөри идем. Атнага бер тапкыр туган авылыма, туган районыма кайтып килүем миңа атна буена көч биреп тора иде.

Аннары әнкәем исән-сау, 94 яштә. Рәхмәт Президентыбыз Рөстәм Нургали улына, минем Казанда калу мөмкинлеге дә бар иде, ләкин мин кире үзебезнең туган районыбызга кайтаруны сорадым. Ул мәсьәләне уңай хәл итте. Шуның өчен мин аңа бик нык рәхмәтлемен.

– Актаныштагы тау чаңгысы комплексы кайда төзеләчәк? Аның проекты әзерме, аны кем финанслый?

– Бу фикер инде күптәннән башланган иде, мин әле район башлыгы булып эшләгәндә үк. Аны Рөстәм Нургалиевич, әле премьер-министр булган чагында, үзе тәкъдим иткән иде. “Менә бу сезнең төньякта урнашкан тавыгыз. Анда вертолет мәйданчыгы бар. Шунда ук сабантуй урыны. Шуңа күрә шундый комплекс ясамыйсызмы?” – дигән фикер әйткән иде.

Проектлар эшләнеп бетү стадиясендә. Әлбәттә, бу бюджеттан башкарыла торган эш түгел. Безнең җирлегебездә өч нефть компаниясе эшләп килә. Шулар исәбенә без аны киләчәктә тормышка ашырырбыз, дип өметләнәбез. Актаныш – матур табигать кочагында урнашкан район, татар төбәге. Татар халкы яшәгән район. Үзебезнең районыбызның киләчәгенең бер юнәлеше итеп туризмны үстерүне куябыз.

Һәм, әлбәттә, Актанышта шундый комплексның булуы туристларны безгә җәлеп итү өчен дә этәргеч булыр, дип ышанабыз.

– Сез Актанышта республика күләмендә берничә чара уздырдыгыз. Моның сәбәпләре нинди? Сез республика югарылыгында эшләгәнгә күрә дәвам итәсезме мондый проектларны? Әллә инде Актанышны үзәк итәргә телисезме?

– Соңгы әйткән фикерегез дөресрәк була торгандыр. Мин Казанга киткәнче үк, районда Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә бик күп чаралар үткәрдем. Бөтен татар авыллары башлыкларының конгрессын, Татар эшмәкәрләрен җыенын, узган ел Әлфия Авзалова төбәкара конкурсын һәм Бөтенрәсәй гармунчылар фестивален уздырдык. Максат нәрсәдә? Актаныш – татарлыгын саклап калган бердәнбер татар районы. Бүгенге көндә Актанышта беренче һәм икенче класстан алып балалар татар телендә белем ала.

Әлбәттә, ата-аналарның да хокукы бар. Алар тели икән, рус класслары да ача алабыз. Ләкин факт бүгенге көндә шундый: төбәктә 98% татар яши һәм безнең районыбызны татар мәркәзе буларак саклап каласыбыз килә.

Шуны горурланып әйтә алам: мин Казанга киткәнче үк, республика җитәкчелеге ярдәмендә ике зур проект эшләнде. Беренчесе ул – “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле. Республикада ике дәүләт җыр һәм бию ансамбле эшләп килә. Берсе аның – Казанда, татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, икенчесе – Актанышта.

Шулай ук бездә республикадагы бердәнбер гуманитар татар гимназиясе бар. Анда Рәсәйнең бик күп төбәкләреннән балалар белем ала, татар мохитендә телне камил үзләштерә. Без шул рәвешле Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев башлап җибәргән полингваль мәктәпләр идеясын инде берничә ел тормышка ашырып киләбез. Безнең максатыбыз да шул: гимназияне тәмамлаган балалар татар, рус һәм инглиз телен камил белергә тиешләр. Төп куйган юнәлешләребезнең берсе шул.

Табигатебез дә бик матур монда, дүрт елга ага. Агыйдел, Чулман, Сөн һәм Ык елгалары уртасында урнашкан бит инде ул безнең Актаныш. Безнең авыл хуҗалыгына да инвесторлар кермәде. Элек колхозлар ничек булса, бүгенге көндә алар шулай эшләп киләләр. Әлбәттә, аларның формасы үзгәрде, ләкин алар бүгенге көндә дә авылның социаль йөзен саклау, формалаштыру өчен җаваплы булып торалар. Шул күзлектән, без авылларыбызны чиста-пөхтә итеп, татар халәтенә туры килә торган итеп сакларга тырышабыз.

Безгә кадәр эшләгән җитәкче-остазларыбыз Актанышны бик матур итеп, проект белән салганнар. Максатыбыз – Актаныштан бар яклап та үрнәк татар районын ясау: эштә дә, хезмәттә дә. Бар “Актаныш игенчесе” дигән исем. Икмәк була икән, ул җирдә татар көрәше булмый кала алмый. Татарча көрәш буенча быел Муса Җәлил турнирын биредә үткәрдек. Актаныш татар дөньясына әдипләрне, язучыларны, шагыйрьләрне бирмәсә, киләчәктә аларны кем бирер, дигән җаваплылык алып эшлибез без.

Шуңа күрә үзебезнең татарлыгыбызны саклап, эштә дә, хезмәттә дә үрнәк булып, матур итеп, кешегә уңай шартларда яшәрлек район булдыру турында сүз алып барабыз.

– Актанышта милли мәгариф буенча тагын нинди планнарыгыз бар?

– Дөрестән дә, тормыш бик тиз үзгәрә. Мәгариф министры булып эшләгәндә дә, хәзер дә шуңа инанып эшлим: һәрбер илнең, республиканың, районның киләчәген кеше капиталы билгели. Чимал да түгел, станок та түгел, кеше капиталы. Бик күп илләр тәҗрибәсен өйрәнергә туры килде.

Шул ук Сингапур дәүләтендә бер грамм чимал юк, ә үзе нефть эшкәртүче ил булып тора. Кешенең яшәү дәрәҗәсенә карасак та, аның нигезендә мәгариф системасы ята. Элек без төп тәрбияне гаилә бирә, дип әйтә торган идек. Ләкин балалар бакчасында бала белемне тиешенчә ала алмаса, мәктәптә дә ул аны үзләштерә алмаячак. Урта һәм төп мәктәп аңа тиешенчә белем бирмәсә, югары уку йорты студентны һөнәри югарылыкта кадр буларак әзерли алмаячак.

Мин мәктәпләрне тегермән белән чагыштырам. Тегермәнгә дә бит сыйфатсыз бодай керсә, югары сыйфатлы он чыга алмый. Шуның кебек һәрбер система үз дәрәҗәсендә сыйфатлы белем бирергә тиеш: балалар бакчасы, урта мәктәп, төп мәктәп һәм, әлбәттә, югары белем бирү йортлары. Һәрбер шушы система тиешенчә куелып эшләсә генә безнең балаларыбыз тормыш таләпләренә җавап бирә алырлык кеше булып чыгарлар. Ул район дәрәҗәсендә дә шулай.

Шуңа күрә без районыбызда да бу системаны булдырдык. Район дәрәҗәсендә тәрбия һәм белем бирү сыйфаты кемгә бәйле? Әлбәттә, мәгариф бүлеге җитәкчесенә. Методик үзәктән дә бик күп әйбер тора. Директорлар корпусы, укытучылар белән системалы рәвештә эшлибез. Һәм, әлбәттә, балалар бакчалары, урта һәм төп мәктәпләр белән. Шулай ук, бездә ресурс үзәге бар. Бүгенге көндә алар бер-берсенең дәвамы буларак эшли.

– Сез ничек уйлыйсыз, татар телен укыту буенча соңгы елларда булган хәлләр, шушындый нәтиҗә ул көтелгән идеме, әллә ул сезнең өчен көтелмәгән булдымы?

– 90 нчы елларда яңарышлар, үзгәрешләр күп булды бит инде. Советлар Союзы вакытында Казанда татар телендә укыта торган бер генә мәктәп калган иде. 90 нчы елларда татар мәктәпләре яңгырдан соң гөмбәләр кебек бик күп ачылды. Аннан соң күпмедер торгынлык китте. Әйтергә кирәк, татар телен укытуда методик яктан эшләнеп бетмәгән яклар бар иде. Чөнки безнең укыту программаларының сәгатьләре кабул ителгән иде. Сәгатьләрне киметү өстендә эш алып барылмады. Ә менә аралашу формасы буларак, ул чакта татар теленең укыту әсбапләре дә, методикасы да, иң мөһиме, укытучыларның әзерлеге дә эшләнеп бетмәгән иде. Шуңа күрә без эшебезне шул юнәлештә дә алып бара башладык. Татар теленең дәрәҗәсен күтәрү буенча бик күп яңа проектларны кертүгә ирештек.

Бүген мин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улының һәм Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улының татар мәктәпләрен барлыкка китерү эшен башлап җибәрүе өчен сөенәм. Шуңа күрә мин Актанышта моңа кадәр санап үткәннәрне тормышка ашырмасам, бигрәк тә мәгариф министры булып эшләп, дөрес булмас иде ул. Мин бу юнәлештә үзебездән торганын бөтенесен дә эшлим. Әле бу тәҗрибәне республиканың башка районнарына таратыр өчен дә эшләргә кирәк, дип уйлыйм.

– Нинди очракта без элеккечә укыту системасын саклап кала алган булыр идек?

– Бу җәнҗаллы вакыйгаларга минем инде кире әйләнеп кайтасым килми, дөресен әйтергә кирәк.

Аннары бит ул вакытларда сез дә актив катнаштыгыз. Бу мәсьәлә буенча барысын да белеп тора идегез. Рус теле дә, татар теле дә – икесе дә дәүләт теле. Шул күзлектән бит инде без эшебезне алып бардык. Ничек инде без Татарстан Республикасында үзебезнең туган телебезне – дәүләт телен мәҗбүри формада укытуны калдырмаска тиеш идек? Принципларымда калдым һәм калам, бүгенге көндә дә. Фикерләремне, идеяләремне, проектларымны туган ягымда тормышка ашырып эшлим һәм яшим.

– Татар телен укытуда методика дөрес түгел дип күп тапкырлар әйтелде. Сез моның белән килешәсезме?

– Татар телен укучы балаларны өч категориягә бүләргә кирәк. Беренчесе – татар балалары, Актаныш районында кебек. Әгәр дә без аларга телне тирәнтен өйрәтмәсәк, безнең телне камил белүче камил язучылар каян барлыкка килер соң? Шуңа күрә без аларга татар телен тирәнтен бирергә тиеш. Актаныш, Мөслим, Сарман, Азнакай, Әтнә, Арча… Районнарны күп санап китәргә була.

Бар безнең татар булып та, татарчаны авыр белә торган балалар. Бу – икенче категория. Болар өчен аерым программа булырга тиеш. Ә рус балалары өченче категориягә керә.

Безнең максат нәрсәдә? Татарстанда бер генә ата-ана да баласының күбрәк тел белүенә каршы түгел. Үзебез дә ата-ана бит, сөенәбез генә. Бала тормышта үзен табарга тиеш. Күбрәк тел белсә, үзенә файдалырак. Бигрәк тә Татарстанда, дәүләт теле булган татар телен белүгә бер генә дә ата-ана да каршы түгел.

Рус телле балаларга тирәнтен грамматиканы өйрәтү кирәк түгел иде. Аны аралаша алырлык, яшьтәшләре белән сөйләшә алырлык дәрәҗәдә өйрәтү методикалары кирәк иде. Шуңа күрә соңгы елларда без “Сәлам” укыту китабын, методик эшләнмәләрен булдырдык. Укытучыларны да шул юнәлештә әзерли башладык. Бу эш дәвам итә һәм киләчәктә ул үзенең җимешен бирәчәк.

– Хәзер татар теле теләк буенча укытыла торган шартларда татар телен ничек сакларга була?

– Татар телен саклап калу эшен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов башлады. Күрәсезме, хәзер мәктәп дәрәҗәсендә генә түгел, тормышта да, урамда да, җыелышларда да татар телен өйрәнүгә карата омтылыш барлыкка килә башлады. Мин аны монда кайткач та тоя башладым. Әле ул мин Казанда эшләгән чагымда да бу дәрәҗәдә үк түгел иде. Президентыбыз аны шулай итеп куйды һәм ул бөтен сферага да үтеп керә.

Минтимер Шәрип улы көчле элиталы татар мәктәпләрен булдыру өстендә эш алып бара. Шул ук Әгерҗедәге Иж-Бубый мәдрәсәсе Европа илләренә танылган булган. Миңа заманында Әгерҗедә булган Иж-Бубый мәдрәсәсе ни өчен Актанышта булмаска тиеш, дип әйттеләр. Мин үземә Актанышта татар дөньясына көчле элита бирүче гуманитар татар гимназиясе булырга тиеш дигән бурыч куям.

– Татар җәмәгатьчелеге сезне татар телен укутыну принципиаль рәвештә саклаган шәхес дип таный. Сезне милли каһарман кебек итеп тә кабул иттеләр, шигырьләр яздылар. Сез мондый теләктәшлекне ничек кабул иттегез?

– Әлбәттә, минем өчен ул чаклар авыр чаклар иде. Прокуратурадан кайтасың, пресса сине битәрли. Шул вакытта килә сиңа теләктәшлек белдереп, сине яклаучы кешеләр. Алар шул чорларда миңа яшәргә көч бирделәр, дип әйтә алам. Ул вакытта депрессиягә дә китәргә булыр иде, әгәр алар янәшә булмаса.

– Мәгариф министры булып эшләгән чакта башкарылган нинди эшне горурланып әйтә аласыз? Нәрсәне эшләп булмады дип уйлыйсыз?

– Яңа проектлар күп булды безнең. Әлбәттә, һәрбер эшнең нәтиҗәсе булсын өчен, аның идарә итү системасы булырга тиеш. Мәгариф министры – ул идарәче, белем бирү системасы белән идарә итәргә тиеш. Мин министрлыкка килгәндә, методик үзәк министрлыкка, ә мәгариф бүлекләре муниципалитетларга карый иде. Без бу мәсьәләне иминлек советында карау дәрәҗәсенә ирештек. Рөстәм Нургали улы безне хуплады. Һәм без идарә итү системасын булдырдык, дип әйтә алабыз.

Бер яктан караганда, белем бирү сыйфаты өчен мәгариф министрлыгы җавап бирә иде. Ә икенче яктан, районнардагы мәгариф бүлеге җитәкчеләре, мәктәпләр – алар барысы да район башлыкларына карый иде. Алай була алмый бит инде. Мин ничек эш баруын да сорый алмый идем. Ә Президент ул вәкаләтләрне министрлыкка бирде. Ягъни без район башлыклары белән бергә мәгариф бүлеге җитәкчесен билгеләп куя идек.

Аннан соң, без база мәктәпләре системасын булдырдык. Республикада 2000нән артык мәктәп бар, без 700дән артыграк база мәктәбен булдырылдык. Һәм шул мәктәпләрдә без белем бирү сыйфатын гарантияләдек. Ягъни аларның директорларын эштән алу, эшкә кую, безнең аша әзерләп кую системасын булдыра алдык. Ул үзенең нәтиҗәсен бирә. Һәм, әлбәттә, бүгенге көндә мәгариф белем бирү системасында иң зур проблема – укытучылар һәм директорлар корпусының әзерлеге.

Әйтергә кирәк, күп кенә проектлар тормышка ашырылды. Педагогларны әзерләү программасы булдырылды. Бөтен кеше дә укытучы булып эшли алмый. Ул гаиләдән килергә тиеш. Шуңа күрә без шундый проект башлап җибәрдек. Гаиләдә кемнең әтисе-әнисе укытучы, кем мәктәптә үзен күрсәткән, без аларны берничә этапта сайлап алып, грант биреп укуга керттек. Алар 15 мең стипендия алып укыйлар һәм укып бетергәч, шушы районнарга эшкә кайталар.

Аннан соң тагын бер проектыбыз бар иде. Соңгы курс укытучыларына без сертификация үткәрдек. Әйе, алар диплом ала, имтихан бирә. Әмма алар ни дәрәҗәдә мәктәптә эшләргә әзер? Шуның өчен без аларга сертификатлар биреп чыгара башладык. Каршылыклар булды, булмады дип әйтеп булмый. Әмма сертификат алганнары “Наш новый учитель” исемле тагын бер грантка ия була иделәр. Аларга да грант биреп, база мәктәпләренә тәкдим иттек. Бу белем бирү сыйфатын күтәрү буенча зур хезмәт булды.

Аннары быел Казанда эшче профессияләре буенча WorldSkills дөнья чемпионаты уза. Беренчедән, без ул вакытта Рөстәм Нургали улына кердек. Җир шарында шундый хәрәкәт бар, әйдәгез әле, без дә шушы хәрәкәткә кушылыйк дип. Рәсәйнең беренче чемпионатын без үзебездә үткәрдек. Менә хәзер шул дәрәҗәгә күтәрелдек.

2014 елда без беренче мәртәбә үткәрдек аны. Бу чемпионат урта махсус белем бирү йортларына зур этәргеч булды. Элек ул уку йортлары ТР Социаль яклау министрлыгына бәйле иде. Без аны дөрес түгел дип исәпләдек һәм 72 махсус белем бирү йортын Мәгариф министрлыгына кире кайтардык. Әлбәттә, Президент ярдәме белән. Аларның матди-техник базасын карап чыкканнан соң, аларны андый хәлдә калдырырга кирәк түгел дигән фикергә килдек.

Ресурс үзәкләре, җитештерүдә катнашкан эшчеләр белән берлектә яңа проект барлыкка килде. Аларның турыдан-туры катнашы белән менә шундый көчле ресурс үзәкләре барлыкка килә башлады. Бүгенге көндә белүемчә, аларның саны утыздан артык. Бу – хәзерге тормыш таләбе. Алтын куллы кешеләр кирәк хәзерге көндә. Җитештерү өлкәсе хәзердән үк кадрлар әзерләү белән шөгылләнми икән, киләчәге булмый аның. Шулай итеп, бу чемпионат зур этәргеч булды.

Һәм, әлбәттә, балалар бакчалары. Беренчедән, без балалар бакчасында баланың сәләтен ачарга, аны психологик яктан башлангыч мәктәпкә әзерләргә тиешбез. Һәм икенчедән, аңа рус, татар һәм инглиз телен укытырга кирәк. Шундый бурыч куйдык.

Безнең бүген чыгарылыш класс укучылары ни өчен бик үк конкурентлык таләпләренә туры килеп бетми? Чөнки алар инглиз телендә аралаша белми. Дөньяда бит шулкадәр аралашу күп. Әгәр дә безнең чыгарылыш класс укучылары инглиз телендә аралашса, IT технологияләрен белсә, киләчәге ышанычлы аларның.

Без менә Актанышта да хәзер шундый бурыч куябыз. Республика күләмендә бу мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән. Безнең укучылар чит илләргә бара. Әгәр дә без чыгарылыш класс укучыларының конкурентлыкка ия булуларын күрергә теләсәк, алар төрек, гарәп һәм кытай телен дә белергә тиеш. Шуңа күрә без шул юнәлештә эшне башлап җибәрдек.

Һәм, әлбәттә, милли мәгариф буенча. Мин министр буларак эшкә билгеләнгәндә, аның бүлеге дә калмаган иде. Аны да булдырдык. Рәсәй регионнарын йөреп чыгарга тырыштым. Анда яшәгән татарларга әсбаплар белән ярдәм иттек. Шулай ук татар телен бирү методикасы, укытучыларны әзерләү, укыту әсбаплары әзерләү буенча эш башлап җибәрдек, дип әйтергә була.

Эшләп бетерелмәгән эшләр дә күп. Татар телен укытуны ахырына кадәр башкарып чыктык, дип әйтә алмыйм. Эшлисе эшләр бик күп әле. Олимпиада хәрәкәтен башлап җибәрдек. Олимпиада үзәген ачтык. “Дуслык“ лагерен барлыкка китердек. Бүген балаларны юнәлешле әзерләү кирәк. Укытучыларыбызның белем дәрәҗәсе җитми икән, Санкт-Петербург һәм Мәскәү мөгаллимнәрен китерергә тиеш без. Олимпиадада катнашучылар саны артты хәзер. Кайчандыр без дүртенче урында идек, хәзер исә, Санкт Петербург белән тиңләшә башладык. Мәскәү, Санкт Петербург, аннан соң без.

– Сезнең балаларыгыз татарча белә, ничек уйлыйсыз, оныкларыгыз татарча беләчәкме?

– Ничек инде туган телләрен белмәсеннәр! Минем олы кызым Англиядә яши. Киткәненә инде 12 ел була. Өч оныгым бар. Өчесе дә татарча белә. Гаиләдән тора, барыбер. Чөнки әниләре алар белән татар телендә генә сөйләшә. Әтиләре гарәп, аның белән гарәпчә һәм үзара алар инглиз телендә аралаша. Мин алар белән горурланам.

Барыбер, башлангыч, этәргеч гаиләдән тора. Әлбәттә, мәктәпнең дә роле зур. Балалар бакчасының да. Телне белмәү, туган телне оныттыру – ул гаилә проблемасы. Мин министр чагында аны алай дип әйтә алмый идем. Хәзер киткәч, курыкмый әйтә алам. Шулай булгач, әлбәттә, әти-әнидән тора. Гаиләдә ничек куясың, ул шулай була да. Үзләре татар, ә балалары татарча белмәгән гаиләләр бар. Куркыныч хәл бу, диясем килә. Баланың фикерләү дәрәҗәсе барыбер аның туган телендә.

Аннары инде, әлбәттә, дәүләтебез телен – рус телен, дөньякүләм аралашу телен – инглиз телен камил белергә кирәк. Аларны бала белмәсә, аның киләчәге юк. Кытай телен, төрек телләрен белсә, тагын да яхшырак булыр. Андый бала беркайда да югалмас. Мин шул фикердә торам.

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*