Газиз әниеңнең токмач басып пешергән ашының тәме күп вакытлар үтсә дә онытылмый. Шулай булмый ни? Ана кеше бит аны балама, гаиләмә хәерле ризык булсын дип, күңеленнән изге теләкләрен тели-тели әзерли.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле җирлекләрдә күмәкләшеп гуманитар ярдәм җыю оештырыла. Барлык кирәк-ярак белән беррәттән, йорт токмачы әзерләп җибәрү гадәткә керде, чөнки бу ризыкта дошман утыннан саклаучы, яшәргә көч бирүче гаилә җылысы, әни исе.
Татар Толлысы авылында да әлеге изге эштән читтә калмаганнар: авылда яшәүче әби-апалар клубка җыелып токмач кискәннәр.
— Хәрбиләргә гуманитар ярдәм акциясендә беренче тапкыр гына катнашуыбыз түгел, һәрдаим көчтән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, — ди авыл клубы мөдире Гөлнара Хәсәнова. — Токмач кисү турында уйлаштык та, ватсаптагы авыл төркеменә хәбәр җибәрдем. Әлеге яңалыкны шунда ук хуплап алдылар, кичен клубка җыелыштык.
Нәкъ шул көнне, караңгы төшеп, йорт эшләре тәмамлангач, 15ләп хатын-кыз сөйләшенгәнчә эшкә тотыналар. Үзләре белән куна тактасы, уклау, пычак алырга кирәклеге генә искәртелсә дә, һәркем булдыра алган кадәр йомыркасын, онын алып килә. 2 сәгать дигәндә, 75 йомыркага басылган токмач киселә.
Татарларда һәр гамәлне бисмилла әйтеп башлау гадәткә кергән. Бу изге эшне дә Әлфия апа Габделгалләмова Коръән сүрәсе укып башлый. Әзерләгән ризыкның солдатларга барып җитүен, аларның җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтуларын тели-тели токмач кисә алар. Әлеге ханымнар арасында 3 солдат әнисе дә була.
— Мондый эшкә кырык эшне кырык якка ташлап, берсүзсез җыелабыз. Солдатларыбызга бик тә булышасыбыз килә. Минем дә төпчек улым көзге чакырылышта армия сафларына алынды. Дөньялар тынычланып, һәрберсенең исән-имин гаиләләренә кайтуларын телим, — дип, күңелендәгесе белән уртаклашты Гөлнара Талипова.
Әзер токмачлар белән беррәттән, барлык авыл халкы ярдәме белән «Солдатларга 23 февральгә бүләк» дигән акциягә кушылып, тагын 10 тартма тутыралар. Анда алдан бирелгән исемлек буенча оекбашлар, чәй, конфет, кофе, перчатка һәм башка кирәк-ярак салына.
— Яңа ел алдыннан 4 авылдашыбызга исемле посылка әзерләгән идек, — дип дәвам итә сүзен Гөлнара Хәсәнова. — Безнең ул яктан авыл халкы бик бердәм, ярдәмчел. Читтә яшәүче авылдашларыбыз, безнең дә өлеш керсен дип, акчалата ярдәм итәләр. Бертуган Ленар һәм Әнвәр Баһамановлар да мөрәҗәгатебезне беркайчан да кире какмыйлар. Алай гына да түгел, алар үзләре дә — башлап йөрүчеләр. Исемле посылкаларга да, Яңа ел күчтәнәче итеп, һәрберсенә тозлы каз түшкәсе салдылар. Шөкер, ризыкларыбыз солдатларыбызга барып җиткән, дигән хәбәр алдык.
Әле шушы көннәрдә генә тагын хәрбиләрдән төзелеш материаллары кирәк булуы турында җиткергәннәр. «Анысын да әзерләп җибәрергә тырышырбыз», — диде клуб мөдире.
Өлешчә мобилизация башлангач, Гөлнара Хәсәнованың кызына да повестка килә. Яңарак кына операция ясатып, дәваханәдән чыккан Гөлзидә югалып калмый: «Әнием, зинһар, борчылма. Барысы да яхшы булыр, повестка килгән икән, димәк, барырга кирәк!» — дип, әти-әнисен юата ул. Әзерләнеп, Казанның танк училищесына килгән табиб кызны кире боралар.
Чыганак: kukmor-rt.ru