tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әни – өйнең кояшы
Әни – өйнең кояшы

Әни – өйнең кояшы

Сания 1929 елда Миннан һәм Хәдичә Гыйниятуллиннар гаиләсендә беренче бала булып туган. Балачагы һәм яшьлеге сугыш, аннан соң илне аякка бастыру чорына туры килә. Шуңа күрә Сания, мәктәпне тәмамлагач, беркая да китми, үз мәктәбендә җыештыручы булып эшли башлый. Ул заманнарда техничкалар урманнан утын ташып, кисеп, мәктәп мичләрен ягарга тиеш булганнар. Менә шушы 14 – 15 яшьлек кыз, авыл хатыннары белән беррәттән, үгезләр җигеп, 15 – 20 чакрым ераклыктагы урманнан утын ташыган. Бераз ныгыгач, Сания колхоз эшләрендә дә катнаша башлый: җәен кыр эшләрендә эшли, кышын фермада сыер сава, бозаулар карый, Бөек Ватан сугышыннан кайтып, авыл кибетендә сатучы булып эшләүче әтисенә ярдәм итә.

1951 елда Сания, авылдашы Миншакир Әминовка кияүгә чыгып, тормыш арбасына җигелә. Бер-бер артлы 7 баласы – 4 кызлары һәм 3 уллары туа. Миннан ага белән Хәдичә апа кызы гаиләсенә кечкенә генә өй салырга булышалар, башка чыгаралар. Әмма моның белән Саниянең тормышы җиңеләйми. Таң беленгәнче торып, эшкә киткәнче, барлы-юклы утыннарын җыйгалап, мич ягып, балаларына ашарга пешерә дә тагын фермага йөгерә. Ничек кенә авыр булса да, сабыйларын ач-ялангач йөртми. Олы кызлары үсә төшкәч, өй эшләре, кечкенәләрне карау вазифасы алар җилкәсенә күчә. Ә апалары олы тормышка аяк баса башлаган вакытка өч уллары да үсеп җитеп, кул арасына керә башлыйлар. Барлык авыр эшләрне алар үзләре башкарырга, әниләренә авырлык китермәскә тырышалар. “Бик авыр тормышта яшәсәк тә, әни безне һәрвакыт туры юлдан атларга, олыларны хөрмәт итәргә, кеше әйберенә тотынмаска өйрәтте. Җидебезгә дә лаеклы тәрбия бирде, югары белем алырга ярдәм итте. Аллага шөкер, бүгенге көндә барыбыз да тормышта үз юлыбызны табып, әниебезнең йөзенә тап төшермичә яшибез. Зур-зур түрәләр була алмасак та, лаеклы кешеләр булып гомер кичерәбез. Безгә гомер, дөрес тәрбия, ана назын, күңел җылысын биргән өчен әниебезгә чиксез рәхмәтләр укыйбыз, – диләр Әминовларның балалары.

Шул балаларның берсе, Самараның виртуоз гармунчысы Мидхәт Шакир улы: “Әниебезнең күңеле тулганда җыр суза, яисә такмак әйтеп шаяртырга тырыша иде, – дип искә ала. – Җырга-моңга мәхәббәт аңа оста гармунчы булган Миннан бабабыздан күчкән күрәсең. Нәкъ менә шушы сыйфаты әниебезгә, тормыш авырлыкларын җиңеп, 95 яшенә кадәр яшь чагындагы кебек үк төз һәм мөлаем, көр күңелле булып калырга ярдәм итәдер”. Сүз уңаеннан, Сания апа әле дә бик матур итеп чигә, бәйли һәм шигырьләр яза.
Бүгенге көндә 7 баласы да исән-имин, әниләренә 12 онык һәм 16 оныкчык бүләк иткәннәр. Сания Әминова бүген дә туган нигезендә җырлар көйләп, шаяртып, шигырьләр язып, бәхетле картлык кичерә, аяк-куллары эшләп тора, күзләре күрә, колаклары ишетә, әлһәмдүлилләһ!

Балалары чиратлашып кайтып, әниләрен карап торалар. Шушы зур юбилее белән котлап, матур теләкләрен юллыйлар:
“Кадерле әниебез, күз нурыбыз! Тагын озак еллар безне шулай каршы алып озатып калыр өчен Аллаһы Тәгалә сиңа ныклы сәламәтлек бирсен иде! Туган йортыбызга кайтып, сине исән-имин күрү – безнең өчен иң зур бәхет дөньяда. Сиңа озын гомер, җан тынычлыгы, бәхетле картлык телибез. Барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа, әнкәй!

Күз нурларың бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Без бәхетле, җирдә син булгач.
Җылы теләкләр белән балаларың исеменнән улың Мидхәт”.

Эльмира Сәйфуллина

Чыганак: “Бердәмлек” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*