Бу китапка тулы бер гаилә, тулы бер нәсел гомерендәге иң истәлекле, иң тетрәндергеч, күңелләргә уелып калган вакыйгалар сыйган. Тәкъдир кушуы буенча гомерләрен Ватаннарыннан читтә үткәрергә мәҗбүр булган барлык татар мөһаҗирләренең уртак тарихы. Әлеге хезмәттә иленнән аерылып, гасырлар дәвамында читтә яшәп тә милләте өчен җанын аямаган әби-бабайларының, әти-әниләренең изге эшләре бәян ителә.
Китапның авторы Сафия Вәлиева дүртенче буын читтә яшәгәнлектән мәктәптә татарча белем алмаган. Әти-әнисеннән телне мөстәкыйль рәвештә өйрәнеп, Кытайда миллиардтан артык кеше арасында эреп югалмыйча, мең төрле сынаулар аша үтеп тә динен, телен саклап калган, Австралия ярларына бәрүче океан дулкыннары да юып төшерә алмаган татарлар турында яза.

Утырышта катнашалар: Бөтендөнья татар когрессы Башкарма комитеты рәисе Р.З. Закиров, Татарстан халык шагыйре Р.И. Вәлиев, Татарстанның халык артистлары – Зөһрә Сәхәбиева, Фән Вәлиәхмәтов, Хәмдүнә Тимергалиева, журналистлар Йолдыз Шәрәпова, Гөлинә Гыймадова, Рәзинә Исмәгыйлева, Базарбай Бикчәнтәев, М.Р. Тукаев, Гөлназ Шәйхи, Ләйсәнә Садретдинова, Т. Биктимерова, Габдулла Тукай дәвамчылары – Н.Х. Шаповалова-Хусаинова, Р.Гилемханов һ.б.
Белешмәләр өчен телефон: 292-30-95
ТР Милли музееның редакция-нәшрият бүлеге: 292- 32-18