Хәзерге вакытта безнең тормышта бәйрәмнәр бик күп. Моңа бөтен уңайлыкларны булдырып, муллыкта яшәвебез дә сәбәп булып торадыр шикелле. Менә әле ноябрьнең соңгы якшәмбесендә үткәрелгән Әниләр көнен билгеләп уздык. Җылы өйләреннән, мәшәкатьләреннән арынып, шактый гына халык авыл клубына җыелган иде. Без һәр чарабызга нык әзерләнеп куя торган җаваплы җаннар инде, бу бәйрәмебезгә дә бик тырышып хәзерләндек. Гөлсирә Шәрифулла кызының тирән эчтәлекле итеп әзерләгән сценарие, тыныч кына тавыш белән чараны алып баруы үзе бер дәлил булып тора. Ул һәрбер чыгыш ясаучы артистыбызның тамашачыларга матур сыйфатларын ассызыклап, һәр номерга мәгънәле шигъри юллар туплап, тулыландырып, үтемле итеп, халыкның күңеленә сеңдереп барды. Әйе, төркемебез олыгая, тик күңелләребез әле бирешми, дәртебез сүнми, чөнки без үз халкыбызга хезмәттә.
Бәйрәмдә, һәрвакыттагыча, авыл җирлеге администрациясеннән А.А.Вечкутов халыкка котлау сүзләрен ирештерде. Аннан соң “Ак әбиләр” фольклор төркеме “Әнкәй сүзе” һәм “Әниемә” (Флера Сөләйманова репертуарыннан) җырларын башкардылар. Олы яшьтә булуларына карамастан, Сания апа Мухамедиева “Су буеннан әнкәй кайтып килә”, Фәүзия апа Хайбуллова “Әниемнең җылы кочагы” һәм “Кыр казлары киткәндә” җырларын уңышлы гына тамашачыга җиткерделәр.
Фольклор төркемебез чыгышларын матурлап, бизәп барган баянчыбыз Сәгит Сөнәгать улы Калимуллов та үзенең җылы котлау сүзләрен күңелләргә хуш килгән моңлы “Хушлашырга ашыкма” һәм “Йолдыз бүләк итмим” җырлары белән раслап куйды.
Ә инде Зәйнәп Вазыйх кызы Мухаммедиева “Бар да булсын”, София Галимҗан кызы Шарапова “Балама хат” шигырьләре белән тамашачыларны моңлы җырлардан аерып, рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр иттеләр.
Гөлсирә Шәрифулла кызы СВОдагы сугышчыларыбызның әниләрен тәбрикләргә дә онытмады. Аларның һәрберсенең исемнәрен атап, җылы котлау сүзләрен Зөлфия Ислам кызы башкаруында “Балам, балакаем” җыры белән беркетеп куйды. Зөлфия – арабызда иң яшь җырчы. Аның сәхнәдә үзен чын артистларча тота белүе, матур, чиста тавышы белән башкарган җырлары тамашачы күңеленә үтеп кереп, тирән эзләр калдыра, үзенә җәлеп итеп тора.
Әлеге бәйрәмебездә рус милләтеннән булган Лариса Николаевна Горюнова үзе иҗат иткән “Деревня моя Старый Сантимир”, “Мама” шигырьләрен укып, халыкны шаккатырды. Бүгенге көндә актуаль теманы яктыртып, тигез рифмага салып язылган бу шигырьләр безне гаҗәпләндерде дә, сөендерде дә.
“Ак әбиләр” фольклор төркеме башкаруында татар халык җырларыннан тезмә, “Яшисе килә” җыры һәм Гөлсирә Шәрифулла кызының йомгаклау шигырьләре белән концерт программасы тәмамланганнан соң, тамашачыларыбыз чәй бүлмәсенә күчтеләр.
Анда авыл ТОСын җитәкләгән төркемебез әгъзасы Кәшифә Әсхать кызы Якупова үзенең ярдәмчесе – ипи пешерүче Зөлфия Заһидулла кызы Хайбуллова белән мул итеп табын әзерләп куйганнар иде. Алар тырышлыгы белән пешерелгән төрледән-төрле сыйлар белән тәмләп хуш исле чәй эчеп куйгач, күңелләр тагын да күтәрелеп китте. Әбиләребез пешекчеләргә, табын әзерләүчеләргә, сыйлаучыларга олы рәхмәтләрен җиткереп, догалар кылып, Кәшифә Әсхать кызы тараткан бүләкләрен тотып өйләренә таралдылар.
Хәзер интернет заманасы. Бәйрәмнән соң тамашачыларыбызның балаларыннан телефон аша җиткерелгән рәхмәт сүзләре күңелләребезне үсендереп, нәкъ менә бальзам булып ятты.
Шөкер, уңган, булдыклы, халык өчен үзләрен аямыйча тырышучы кешеләребез барында авылыбыз өлкәбез күгендә якты йолдыз булып яна. Шундый тырыш кешеләр булмаса, өлкә чигендә урманга сыенып утырган 160 кешелек Иске Исәнтимер авылын кем белер иде?!
Зария ЗАКИРОВА,
Иске Исәнтимер авылының “Ак әбиләр” фольклор төркеме җитәкчесе
Чыганак: emet73.ru