tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде
Укучылар әниләргә багышланган шигырьләрне сөйләде

“Әниемнең җылы кочагы” конкурсы җиңүчеләре билгеләнде

Бөтендөнья татар конгрессы «Әниләр көне» уңаеннан «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән конкурс оештырды. Бәйге 1 октябрьдән алып 1 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Анда Россиянең Башкортстан, Чувашия Республикаларыннан, Пермь краеннан, Оренбург, Свердловск, Пенза, Түбән Новгород өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан барлыгы 200 дән артык бала катнашып, әниләргә багышланган шигырьләрне сөйләде.

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы үтте. Катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Ул балаларга, аларның укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәт белдерде. Чара җыр-моң белән үрелеп барды. Катнашучылар үзләре дә чыгыш ясап, шигырьләрен  сәнгатьле укып күрсәтте.

Әниләргә хөрмәт тәрбияләү, әниләр хакындагы шигырьләрне популярлаштыру, барлау максатында уздырылган конкурс эшләре арасында бик күп җиңүгә лаеклы видеоязмалар бар иде. Жюрига аларны сайлап алу катлаулы булды. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Җиңүчеләр исемлеге:  

1 – 4 нче сыйныфларда укучылар арасында:

I урын – Язилә һәм Нәзирә Габдуллиналар,Татарстанның Мамадыш районы

II урын – Эльмира Искандярова,Түбән Новгород

II урын – Айсылу Имамеева, Казан

III урын – Сәрбиназ Гыйззәтуллина, Казан

III урын – Рәсил Камалетдинов,Чувашстан республикасы

5 – 8 нче сыйныфларда укучылар арасында:

I урын – Алия Габдрахманова, Татарстанның Актаныш районы

II урын – Нәргизә Хәбибрахманова, Татарстанның Балтач районы

II урын – Мират Гыйззәтуллин, Башкортостанның Туймазы районы

III урын – Динар Хәмидуллин, Түбән Новгород

III урын – Гөлназ Зарипова, Самара өлкәсе

9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында:

I урын – Энҗе Галимуллина, Татарстанның Балтач районы

II урын – Иллария Камалова, Башкортостанның Туймазы районы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*