tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Әниемнең җылы кочагы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды
“Әниемнең җылы кочагы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

“Әниемнең җылы кочагы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

Бүген, 10 декабрь, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы “Әниләр көне” уңаеннан “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән конкурс оештырды. Ул 1 ноябрьдә башланды һәм 20 ноябрьгә кадәр дәвам итте.

Быел бәйгедә Россиянең Башкортстан, Чувашия Республикаларыннан, Пермь краеннан, Оренбург, Свердловск, Пенза, Түбән Новгород өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан барлыгы 300 дән артык бала катнашып, әниләргә багышланган шигырьләрне сөйләде.

Чарада катнашучыларны  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, әни – һәркемнең тормышында иң кадерле, иң изге, иң кирәкле кеше.

Шулай ук балаларны котларга Кыш бабай да килгән иде. Укучылар аңа әниләр турында шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр, җырлар җырладылар. Үз чиратында Кыш бабай беркемне дә бүләксез калдырмады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*