Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Әниемнең җылы кочагы” конкурсында җиңүче балаларны 4 нче декабрь көнне 13.00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы бинасына чакырабыз. Адресы: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 38/5.
Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы “Әниләр көне” уңаеннан “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән конкурс оештырды. Бәйге 2025 нче елның 1 нче октябреннән 1 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Бәйгедә Россиянең Башкортстан, Чувашия Республикаларыннан, Пермь краеннан, Оренбург, Төмән, Әстерхан, Пенза, Түбән Новгород өлкәләреннән һәм Татарстан Республикасы районнарыннан барлыгы 200 дән артык бала катнашып, әниләргә багышланган шигырьләрне сөйләде.
Җиңүчеләр исемлеге:
1 – 4 нче сыйныфларда укучылар арасында:
Габдуллина Язилә һәм Габдуллина Нәзирә
Искандярова Эльмира
Гыйззәтуллина Сәрбиназ
Имамеева Айсылу
Камалетдинов Рәсил
5 – 8 нче сыйныфларда укучылар арасында:
Габдрахманова Алия
Хәбибрахманова Нәргизә
Хамидуллин Динар
Зарипова Гөлназ
Мират Гыйззәтуллин
9 – 11 нче сыйныфларда укучылар арасында:
Галимуллина Энҗе
Камалова Иллария