tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча фильм төшерелеп бетте
«Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча фильм төшерелеп бетте

«Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча фильм төшерелеп бетте

Казанда күренекле драматург Туфан Миңнуллиның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча тулы метражлы нәфис фильм төшерелеп бетте. «Фильм авторның 90 еллыгына багышлана. Ул «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» дәүләт программасы кысаларында «Татаркино» тарафыннан төшерелә» дип хәбәр итә учреждениенең матбугат үзәге.

Картинаның режиссёры –Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов. Икенче режиссёр – Казан дәүләт мәдәният институты доценты Юлия Захарова. Куючы оператор – Егор Кашинский. Проектның продюсеры – «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова.

Фильмның лейтмотивы булып үткәндәге хаталары аркасында ана булу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән хатын-кыз тора. Баласыннан баш тартырга җыенган хатын белән бала таба алмаган хатын арасындагы параллельләр фильмның идеясен чагылдыра да инде, ди фильмны төшерү командасы.

Фильмның күп өлеше Республика клиник хастаханәсендә төшерелгән. Кайбер эпизодлар балалар һәм үсмерләр өчен «Дуслык» тергезү үзәгендә барган. Ә фильмның беренче күренешләре Аксенов скверында декабрь аенда төшерелгән иде.

Хәзерге вакытта постпродакшн этабы бара.

Төп рольләрне Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова, Кариев театры артисты Илфат Камалиев, Әлмәт театры артисты Мәдинә Гайнуллина, Тинчурин театры артисты Әдилә Хәсәнова башкара, шулай ук, Кадрия Вәлиева һәм Юлия Маширова бар.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*