tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әниләр марафоны» авторы: «Ватаным Татарстан» газетасы проектка яңа сулыш бирде
«Әниләр марафоны» авторы: «Ватаным Татарстан» газетасы проектка яңа сулыш бирде

«Әниләр марафоны» авторы: «Ватаным Татарстан» газетасы проектка яңа сулыш бирде

Быел «Әниләр марафоны» «Ватаным Татарстан» газетасы белән берлектә оештырылды. Шуның аркасында марафонның аудиториясе дә арткан һәм проектка яңа сулыш өргән. Бу турыда проект авторы, журналист Динара Әхмәт «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

«Быелгы марафонның төп үзенчәлеге – «Ватаным Татарстан» газетасы белән берлектә уздырылуы. Ул тагын да күп аудитория, яңа катнашучылар, кызыклы шәхесләр алып килде, марафонга яңа сулыш бирде», – диде ул.

Марафонның икенче үзенчәлеге биремнәрнең ешлыгы булган. «Быелгы марафонның тагын бер үзенчәлеге – биремнәрне ике көнгә бер бирдек. Барлыгы 11 бирем булды. Бу әниләр өчен дә бик яхшы мөмкинлек иде, чөнки бирем биргәч, фикерләрен тупларга, ниндидер әйтәсе килгән сүзләрен уйлап бетереп язарга вакыт та күбрәк булды. Һәм менә катнашучыларның әйтүе буенча да, бу – елның бик яхшы алымы», – дип сөйләде ул.

Динара Әхмәт сүзләренчә, биремнәрне төрле юнәлешләр буенча спикерлар видеоформатта биргәннәр. Спикерлар – проектны оештыручы Динара Әхмәт үзе, «Татмедиа»ның PR-директоры Ләйсән Сафина, татар эстрадасы җырчылары – Ләйсән Гыймаева, Гүзәл Идрисова, Гүзәлем, «Саф» балалар радиосының әдәби мөхәррире Гөлназ Дениз, «Дәү әни» Әлфинур Хисами, беренче татар коучы Илүзә Әминова һәм җырчы, алып баручы Зөлфәт Зиннуров булган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*