Казанның «Туган авылым» милли комплексында «Әниләр марафоны»ның йомгаклау чарасы узды. “Ватаным Татарстан” газетасы редакциясе уздырган марофонда барлыгы 140 әни катнашкан. Татарстанның гына түгел, илебезнең төрле почмагыннан татар әниләре җыелган.
Быел ВКонтакте социаль челтәрендә алтынчы тапкыр уздырылган марафон, гадәттәгечә, 1 ноябрьдә башланды. Туган телне үстерүгә, бала тәрбияләүгә, гаиләдәге гореф-гадәтләргә, баланың рухи сәламәтлегенә кагылышлы темаларга әниләр үз фикерләрен белдерде, фикердәшләр, дуслар тапты. Барлыгы 11 видеобиремне эшләгән һәр әни йомгаклау чарасында катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да катнашып, аналарга карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе белән сугарылган чара булуын билгеләде.
Бәйрәмдә катнашучылар күтәренке кәеф алды, позитив энергия туплады. Бихисап файдалы киңәшләр ишетеп, үзләре дә белгәннәре белән уртаклашырга өлгерде. Әни булудан үзләрен тагы да матуррак, бәхетлерәк тойган гүзәл затлар өчен күркәм һәм файдалы марафон булды.