Иртәгә, 5 апрель көнне, 18.00 сәгатьтә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче журналист, язучы, Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнвәр Сөләймановның иҗат кичәсе узачак. Әдәби-музыкаль кичә “Халкым, якташларым, дип тибә йөрәгем” дип исемләнгән.
Бөтендөнья татар конгрессы барлык теләгәннәрне әлеге кичәгә чакыра. Керү ирекле.